Яшәртүче битлекләр РЕЦЕПТЛАРЫ

Коры тире өчен битлек. 2 аш кашыгы кара карлыган пюресенә 2 аш кашыгы зәйтүн мае һәм 1 аш кашыгы каймак салып болгатып, биткә сөртергә кирәк. Мондый битлек коры тирене тукландыра, купшаклануны бетерә.

Җыерчыкларны тигезли торган битлек. 1 аш кашыгы кызыл карлыган пюресенә 1 аш кашыгы кара карлыган пюресе һәм 1 аш кашыгы бал салып болгатып, юка итеп биткә сөртергә кирәк.

Майлы бит өчен битлек. 2 аш кашыгы кызыл карлыган пюресенә 2 аш кашыгы бодай оны кушып, куе ботка сыман масса ясарга да, шуңа 1 чәй кашыгы зәйтүн мае өстәп, биткә юка гына итеп сөртергә.

Сипкелләрне, пигмент тапларны агарту өчен битлек. Башта 1 аш кашыгы эремчекне изегез. Шуңа 1 аш кашыгы кара карлыган салып, тагын бер кат әйбәтләп изеп болгатыгыз һәм 2 аш кашыгы бераз гына җылытылган сөт өстәгез. Массаны бик яхшылап болгатыгыз һәм биткә сөртегез.


Фикер өстәү