Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көненә багышланган чараларны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көненә багышланган чараларны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты. Ул шулай ук шәһәр һәм район башлыкларына, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә, эре компанияләр җитәкчеләренә бу чараларда шәхсән катнашырга тәкъдим итте. Бүгенул  бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә  хәбәр итте. Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

«Бүген, Россия Кораллы Көчләре солдатлары һәм офицерлары, алар арасында татарстанлылар һәм тәрбияләнүчеләр көн саен махсус хәрби операция барышында батырлык һәм каһарманлык күрсәткәндә, Ватан Геройлары көне безнең өчен, һичшиксез, тагын да зуррак әһәмияткә ия була. Бу датага барлык муниципаль берәмлекләрдә дә чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук республика өчен мөһим булган тагын бер вакыйганы искә төшерде. 9 декабрьдә Мәскәүдә Союзлар Йортының Колонналар залында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга йомгак ясалачак. «Безнең өчен бу истәлекле вакыйга, — дип ассызыклады ул. — Бик зур эш башкарылды, һәм мин актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә».

Белешмә өчен:

Ватан Геройлары көне — истәлекле дата, ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Ул «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» Федераль законның 1-1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2007 елның 28 февралендәге 22-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Законы белән билгеләнгән.

/ТР Президенты матбугат хезмәте


Фикер өстәү