Бер ир 23 яшьлек кызны юыну бүлмәсендә көчләгән һәм өен талап чыгып киткән

Ул компьютер, телефон, банк картасын һәм куртка урлаган.

Мәскәү янындагы Серпухово шәһәрендә бер ир-ат 23 яшьлек кызны көчләгән һәм талаган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Телеканал хәбәренә караганда, бу хәлгә кадәр кыз бергә яшәүче 33 яшьлек ир-ат белән күңел ачып, эчеп утырган булган. Шуннан соң ир йокы бүлмәсенә кереп киткән, ә кыз калган аракыны эчеп бетерәсе иткән. Шулвакыт өйдә тагын кемнеңдер йөрүен сизеп алган. Таныш булмаган “кунак” кызга һөҗүм итеп, муенына пычак терәгән һәм юыну бүлмәсенә алып кереп көчләгән. Корбанына дәшмәскә әмер биргән, үтерү белән янаган. Шуннан соң өйдән компьютер, телефон, банка картасын һәм куртка урлап чыгып киткән. Хәзерге вакытта җинаятьченең шәхесе ачыклана.


Фикер өстәү