Чаллыда мобилизацияләнгән ир-ат гаиләсенә 100 мең сум биргәннәр

Чаллыдан мобилизацияләнгән Эдуард һәм тормыш иптәше Алинәнең беренче сабыйлары туган. Бәләкәчкә Динар дип кушканнар. Сабый белән әнисен әтиләре дә каршы алды. Ул Казанда хәрби өйрәнүләр үтә иде. Аңа бер көн ял биргәннәр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Яшь гаиләне шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Ул әнисе белән сабыйга сәламәтлек, әтисенә махсус хәрби операциядән исән-сау әйләнеп кайтуын теләде. Бала туу хөрмәтенә гаиләгә 100 мең сум акча да тапшырды. «Мондый акчалата бүләк баласы туган һәр мобилизацияләнүченең тормыш иптәшенә биреләчәк», — диде ул.


Фикер өстәү