Россия Тикшерү комитетының Иркутск идарәсе тикшерүчеләре үз теләге белән хәрби хезмәткә алынган 35 яшьлек Александр Колтунның ни сәбәптән Новосибирскиның хәрби өйрәнүләр үзәгендә вафат булуын ачыклаган.
Суд-медицина экспертизасы бәяләмәсенә караганда, Колтун хәмердән агулану сәбәпле үлгән, дип яза «ИрСити” порталы. Шуңа күрә җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарылган.
Братск шәһәреннән мобилизацияләнгән ир-егет октябрь башында вафат булган икән. Әнисе әйтүенчә, Александр хәрби комиссариатка 27 сентябрьдә үз теләге белән килгән. Ә инде 28 сентябрьдә мобилизацияләнүче башка егетләр белән бергә Новосибирск шәһәренең хәрби өйрәнүләр үзәгенә җибәрелгән. Шешә белән дус булмаган, бары тик бәйрәмнәрдә генә “капкалаган”.
Александр Колтунның алты баласы калган. Төпчегенә 1 яшь тә 9 ай гына икән әле.