9 декабрьгә кадәр суык булачак.
Татарстанда аномаль суык һава хөкем сөрү сәбәпле, кисәтү игълан ителгән. Тәүлеклек уртача температура нормадан 9 градуска түбәнрәк. Синоптиклар әйтүенчә, 9 декабрьгә кадәр шундый суык һава саклана.
Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе кирәкмәгәнгә урамга чыкмаска, балалар һәм йорт хайваннарын озак вакыт суыкта йөртмәскә, ерак сәфәрләрне кичектереп торырга киңәш итә. Кат-кат киенү, йон оекбаш кию хәерле. Юеш кием-салымнан һәм аяк киеменнән йөрмәскә.
Суыкта автомобильнең кинәт ватылу куркынычы арта. Мондый шартларда саграк булу, бер рәттән икенчесенә чыкмаска, машиналарны узмаска тырышу кирәк.