• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Инженер булу өчен рус теле кирәкме?

    Инженер булу өчен рус теле кирәкме?

    Төркиядәге җир тетрәү шаһиты булган Ләйлә Дәүләтова: “Балконга чыксам, дөнья селкенә…”

    Төркиядәге җир тетрәү шаһиты булган Ләйлә Дәүләтова: “Балконга чыксам, дөнья селкенә…”

    Тукталышта да сагалый. Мошенниклар халыкны алдауның яңа ысулын уйлап тапкан

    Тукталышта да сагалый. Мошенниклар халыкны алдауның яңа ысулын уйлап тапкан

    Марсель Әхмәдуллин: «Булган бәхетнең кадерен белмибез»

    Марсель Әхмәдуллин: «Булган бәхетнең кадерен белмибез»

    70 яшьлек укытучы турында: «Киң күңелле, мәрхәмәтле, кешелекле булганга, укуы да рәхәт»

    70 яшьлек укытучы турында: «Киң күңелле, мәрхәмәтле, кешелекле булганга, укуы да рәхәт»

    Биш баласын ялгыз үстергән ир: «Әле ярый чит кеше кертмәгәнмен»

    Биш баласын ялгыз үстергән ир: «Әле ярый чит кеше кертмәгәнмен»

    Кичектерелгән «оҗмах»: постиндустриаль дәрәҗәгә кайчан ирешербез?

    Кичектерелгән «оҗмах»: постиндустриаль дәрәҗәгә кайчан ирешербез?

    Яшерен лаборатория: Кукмара егете атом бомбасы ясау белән шөгыльләнә

    Яшерен лаборатория: Кукмара егете атом бомбасы ясау белән шөгыльләнә

    «Җитәкченең берсен дә я ак, я кара буяу белән генә сурәтләргә ярамый»

    «Җитәкченең берсен дә я ак, я кара буяу белән генә сурәтләргә ярамый»

    Юлга бирсәң чын күңел

    Юлга бирсәң чын күңел

    Люция Әблиева: «Иҗатка җайлы урын кирәкми»

    Люция Әблиева: «Иҗатка җайлы урын кирәкми»

    Хәрби операция зонасына  5 тапкыр барып кайткан Рүзәл Минһаҗев: «Без оҗмахта яшибез»

    Хәрби операция зонасына 5 тапкыр барып кайткан Рүзәл Минһаҗев: «Без оҗмахта яшибез»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Пенсиягә чыгу стажын ничек сатып алырга? Белгеч аңлата

    Пенсиягә чыгу стажын ничек сатып алырга? Белгеч аңлата

    «Файдасы юк»: кайсы очракларда каһвәдән бөтенләй баш тарту хәерле?

    «Файдасы юк»: кайсы очракларда каһвәдән бөтенләй баш тарту хәерле?

    Расписка кәгазе судта юридик көчкә ияме?

    Расписка кәгазе судта юридик көчкә ияме?

    Африка кызына өйләнгән Марат: “Миңа кара тәнле кыз ошый”

    Африка кызына өйләнгән Марат: “Миңа кара тәнле кыз ошый”

    Табиблар чаң суга: Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны 115 меңгә җиткән

    Табиблар чаң суга: Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны 115 меңгә җиткән

    Мич коймагы пешерү ЫСУЛЫ

    Мич коймагы пешерү ЫСУЛЫ

    Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Көнләшү – Аллаһтан ерагайган, имансыз, икейөзле мөселманнарга хас»

    Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Көнләшү – Аллаһтан ерагайган, имансыз, икейөзле мөселманнарга хас»

    «Бик тәмле» запеканкасы ясау ЫСУЛЫ

    «Бик тәмле» запеканкасы ясау ЫСУЛЫ

    Буыннар сызлаганда нәрсә ашарга ярый һәм ярамый?

    Буыннар сызлаганда нәрсә ашарга ярый һәм ярамый?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Дәүләт Советы карары (26.01.2023)

    ТР Законнары (26.01.2023)

    ТР Дәүләт Советы карары (19.01.2023)

    ТР Законнары (31.12.2022)

    2023–2024 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турында Республика килешүе

    ТР Законнары (26.12.2022)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ (26.12.2022)

    ТР Законнары (23.12.2022)

    ТР Законнары (23.12.2022)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Физик мөмкинлекләре чикләнгән Алсу: «Иң мөһиме – үзеңнән оялмаска кирәк!»

- ieditor
06.12.2022
- Җәмгыять
0
Физик мөмкинлекләре чикләнгән Алсу: «Иң мөһиме – үзеңнән оялмаска кирәк!»
0
Карулар
Share on Twitter

Алсуның бер аягы икенчесеннән кыскарак. Тумыштан шулай. Кайчак йөргәндә уңайсызлык сизсә дә, Алсу үзе сер бирми. Бүген ул – иренең яраткан хатыны, өч баласының кадерле әнисе. Шуңа да аның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Ул инде күптән бәхетен кадерләп, атлап йөри алганына сөенеп, һәр туган көнгә шатланып, гаиләсенә шөкер итеп яши. Хәлләрен белергә шалтыраткач та, бик ягымлы итеп җавап бирде.

– Элек мин өйдән дә чыкмый идем, – дип башлады ул сүзен. – 2014 елда республика күләмендә физик мөмкинлеге чикләнгән хатын-кызлар өчен бәйге уздырылганын белдем. Бик тә шунда катнашасым килде. Язмыштыр инде, шул бәйге минем тормышымны үзгәртте. «Татарстан энҗесе»ндә катнашучыларны Венера Иванова телевидиение тапшыруына чакырды. Булачак ирем, мине шуннан күреп, ике көннән соң социаль челтәрләрдәге сәхифәмә язды, танышырга теләвен әйтте. Башта смс аша хәбәрләштек. Аннары телефоннан сөйләшә башладык. Бераздан күрештек. 3 ай узгач, без никах укыттык.

Балтач районының Түнтәр авылы кызы Сабадагы Сүләгә килен булып төшә. Иренең әти-әнисе аны бик яратып каршы ала. Алар әле дә бергә яшиләр. Алсу каенанасы һәм каенатасына рәхмәт укый.

– Әти белән әни бик ярдәм итәләр. Балаларыбызны карашалар. Без ирем белән кая барасы килә – шунда чыгып китәбез. Алар сүз әйтми, каршы килми. Безне аңлаганнарына да күңелем була. Күпләр каенана белән торудан курка. Балалар үстергәндә, әти-әнинең ярдәме әйтеп бетергесез бит, – ди Алсу.

Ире Азат белән өч бала үстерәләр. Уллары Ризванга – 7, кызлары Ләйсәнгә 2 яшь тулып киткән. Кечкенә Раянга өч кенә ай әле. Берсеннән-берсе кечкенә өч сабые булса да, Алсу кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Бәйли дә, чигә дә, тегә дә. Соңгы арада илһамы килми икән әле. Тик ул ясаган сабыннарны да, бәйләгән киемнәрне дә, чәчкә куя торган каптыргычларны да сораучылар күп. Кечкенә улы бераз үсеп китүгә, ул яңадан кул эшенә тотынмакчы. Әлегә аларның төп эше – сабыйларны тәрбияләү. Ризван белән Ләйсән икесе дә бакчага йөри икән. Азат исә күрше авыл мәчетендә имам вазыйфасын алып бара. Хатыны әйтүенчә, аның да эше күп. Алар икесе дә дин кушканча яши. Шуңа да күп очракта бер-берсенә юл куя беләләр. Алсу: «Гел яратышып кына яшәмибез, тормыш булгач, савыт-саба да шалтырый», – ди. Кайчакта үпкәләшүләрен дә яшерми.

– Мин озак итеп ачу саклап йөри алмыйм. Тиз онытам, – ди ул. – Тормышта бер-береңә терәк булырга кирәк. Кайчак дәшми калу да бик ярап куя. Тик мин иремнән зарлана алмыйм. Ул мине бик бәхетле итте. Бүгенге тормышыма сөенеп яшим. Үземне бик тә бәхетле хатын-кыз дип саныйм. Күңелдә бер генә теләк: минем кебек һәр хатын-кыз, тормышта тиң ярын табып, мин кичергән матур хисләрне кичереп, ана булу бәхетен татысын иде. Чирне бит сорап алмыйсың. Бүген йөгереп йөргән кеше икенче көнгә гарипләнергә дә мөмкин. Шуңа күрә кешегә кимсетеп карамаска кирәк. Тагын шунысы да бар: күп кенә сау-сәламәт кешеләрнең күңелләре гарип була. Монысы инде бик куркыныч.

Кияүгә чыккач, Алсуга сынаулар аша узарга туры килә. Алар гаиләләре белән юл һәлакәтенә очрый. Үзенең ике аягы сына, улына да зыян килә. Әлеге вакыйгадан соң ул тормышның кадерен тагын да ныграк аңлый.

– Хәзер мин һәр көнгә рәхмәт әйтәм. Тормыштан зарланырга хакым юк. Аякларым йөреп тора, күзләрем күрә, колакларым ишетә. Шуңа мин бер дә күңелемне төшермим. Миннән дә начар хәлгә калган кешеләрне уйлыйм. Шул чакта оят та булып китә, – ди Алсу. – Иң мөһиме – үзеңнән оялмаска кирәк. Шул вакытта башкалар да сине үзе белән тиң күрәчәк. Беркайчан да, мин булдыра алмыйм, дип үз дәрәҗәгезне төшермәгез. Физик мөмкинлеге чикләнгән кызлар үзләренең дә башкалар кебек икәнен, берәүдән дә ким түгеллекләрен белеп торсын. Бу дөньяда һәркем бәхеткә лаек. Бәхетле булу үзебездән тора. Шуны онытмыйк!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Тэглар Гөлгенә Шиһапова
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Татарстан укучыларын һәм студентларын фәнни-технологик проектлар конкурсында катнашырга чакыралар

16:32

3 ризыкның картаюны акрынайтуын ачыклаганнар

16:04

Җир тетрәүдән соң туристлар Төркиягә оча аламы?

15:50

Рөстәм Нәбиевка өч операция ясаячаклар

15:22

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сүрия Президенты Бәшәр Асадка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

14:54

Эрдоган: “Төркиядә 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булды, 912 кешенең гомере өзелде”

13:56

Җир тетрәү вакытында хәрабәләр астында калган баланы 7 сәгатьтән соң исән килеш тапканнар

13:47

Марсель Миңнуллин Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

13:36

Путин: Россия Төркиягә һәм Сүриягә ярдәм итәргә әзер

13:23

Татарстан Республикасы Рәисе Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

13:14

Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк Уеннары» буенча оештыру комитетында: Безнең республика барлык чараларны да югары дәрәҗәдә уздырырга әзер

12:46

6 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

12:41
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Алмаз Мирзаянов: «Фирдүс кебек үк булдырып булмас, әмма бер «Нива» аласы иде»

26.01.2023

Зөмәрия Сәлимова: «45 яшьтә туй күлмәкләре киеп, моңа кадәр атамасын да ишетмәгән авылга килен булып төштем»

17.01.2023

Гөлнәфис Мингалимова: «Каенанамны авылда «усал Маһирә» дип йөртәләр иде. Ирем үлгәч тә яныннан җибәрмәде»

11.01.2023

6 бала белән урамда калган Вәлиәхмәтовлар турында: «Башта ике тапкыр яндылар, хәзер әниләре үлеп китте»

21.12.2022

Эльмира Сөләйманова турында якыннары: «Аның белән рәхәт иде. Мин кем дигәне булмады»

16.12.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 4 Фев 2023 - 20:47 Авыл картыЯшь чакта өйләнгәләп кал инде, энекәш. Картаеп каткач буыннар — эш белү уңайсыз ул! - дигән бит Тукай да. 4…Африка кызына өйләнгән Марат: “Миңа кара тәнле кыз ошый”
  • 3 Фев 2023 - 14:54 Рәсимә апаКиң күңелле кеше ул Люция.Андыйлар сирәк.Кешегә ярдәм итү--яшәү максаты. Ижаты соклангыч.Люция Әблиева: «Иҗатка җайлы урын кирәкми»
  • 2 Фев 2023 - 13:49 АнонимОч баласын хатынын ташлап оеннэн башка хатынга чыгып китте. Балалар яше тошэ. Авыл халкы йозенэ эйлэнеп карыйсы килми.«Ике тапкыр инсульт кичердем, шикәр чиреннән интегәм. Өлкәннәр көнендә хәлемне белүче дә булмады»
  • 2 Фев 2023 - 11:49 РезидәШәһәрдә пропискада калып авылда яшәүчеләрне санаганнармы?Татарстанда халыкның дүрттән бер өлешеннән кимрәге генә авылларда яши
  • 1 Фев 2023 - 18:58 ФэйрузэИсэнмесез, Муслима апанын телефон номерын жибэрэ алмасыз мыДәвачы Мөслимә Гыйбадуллина: «50 ел дәвалыйм инде. Авыруларны учым белән тоям»

СОРАШТЫРУ

Сабан туен көтәсезме?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!