Татарстанда аномаль җылылык суыкка алышына

Татарстанда аномаль җылыдан соң кинәт суыту көтелә. Гидрометеоүзәк фаразына караганда, киләсе атна башында термометрның терекөмеш баганасы -7 градус күрсәтәчәк.

Шимбә һәм якшәмбе – 12-13 ноябрьдә җылы һава саклана: һава температурасы +3…+8 градуска кадәр күтәреләчәк. Температура нормадан 6-7 градуска югарырак булачак. Яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Әмма Татарстан Гидрометеоүзәге яңа рекордлар фаразламый. 1927 елда Казанда ноябрьнең шушы көннәрендә +10…+15 градус теркәлгән.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында республикага суык һава үтеп керәчәк. Карлы яңгыр, көчле җил көтелә. Дүшәмбе – 14 ноябрьдә Татарстанда +2…-3 градуска кадәр суыта. Сишәмбе – 15 ноябрьдә температура -2…-7 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, чәршәмбе – 9 ноябрьдә +1…+5 градус булган. Тәүлеклек уртача температура нормадан 5 градуска арткан.


Фикер өстәү