Татарстанда балага сөяк җелеге күчереп утыртуның тәүге этабын башкарганнар

Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе үзәгендә балага сөяк җелеге күчереп утыртуның беренче этабы башкарылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Яман шеш һәм кан авыруларыннан интегүчеләрне шул ысул белән дәвалыйлар. Моның өчен балага иң элек төп күзәнәк күчереп утыртырга кирәк. Үзәктә тәүге тапкыр шуңа ирешелгән дә иде. Яман шешле сабый хастаханәгә быел октябрь аенда эләккән.

“Табиблар, махсус дарулар кулланып, баланың төп күзәнәкләрен кинәт арттырган. Шуннан соң кандагы бу күзәнәкләр автомат җиһаз ярдәмендә башкаларыннан аерып алынган”, – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә ДРКБ белгече.

Каннан аерып алынган төп күзәнәкләр КФУ биобанкында аерым ысул белән катырылган.
Гаять катлаулы бу эшләрне, Мәскәүнең Дмитрий Рогачев исемендәге үзәге белгечләре белән берлектә, ДРКБ һәм КФУ реаниматологлары, трансфузиолог, онко-гематолог, иммунолог-биологлары башкарган.


Фикер өстәү