Һәр өйдә булырга тиешле дарулар исемлеге

– Бинт, мамык, марлядан салфеткалар.

– Градусник, тонометр, нашатырь спирты, жгут.

– Медицина һәм бактерицидлы пластырь.

– Кайчы, пинцет, җылыткыч (грелка), үлчи торган стакан, пирчәткә, битлек.

– Җәрәхәтләрне йогышсызландыра һәм яраларны төзәтә торган чаралар: пантенол, 3 процентлы водород перекисе, мирамистин, йод, хлоргексидин, зелёнка.

– Авыртуны баса һәм температураны төшерә торган препаратлар: ибупрофен, парацетамол, но-шпа (дротаверин, папаверин).

– Буыннар авыртканнан мазьлар.

– Аллергиягә каршы: лоратадин.

– Йөрәк авыртканнан: нитроглицерин.

– Агулану очраклары була калса: полисорб, смекта, регидрон.

– Эч йомшарта торган: лактулоза (дюфалак). Эч катканнан ашыгыч ярдәм сыйфатында клизма ясау өчен микролакс.

– Югары кан басымын төшерә торган: каптоприл.

– Салкын тигәннән: борын юдырта торган эремәләр, кан тамырларын кыса торган борынга тамызу өчен тамчылар (називин), тамак авыртканнан суыра торган кәнфитләр (холлс, стрепсилс).

– Даруларны караңгы салкынча һәм балалар тимәслек урында саклагыз. Яраклылык вакыты чыкканнарын ыргытып һәм яңаларын өстәп торыгыз.


Фикер өстәү