Сәүдә үзәгендә янгын чыгуга гаепле эретеп ябыштыручыдан тикшерүчеләр сорау алган

Бүген Мәскәүнең “МЕГА Химки” бинасында янгын чыгуга гаепле эретеп ябыштыручы хокук саклау органнарына күрсәтмәләр биргән.

“МК” хәбәренә караганда, ул, эретеп ябыштырганда очкыннар чәчрәмәсен өчен, янмый торган җәймәдән файдаланган. Әмма ул сыйфатсыз булып чыккан.

Түбәне ныгыту эшләрен “Дельтастрой” фирмасы башкарган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фирманың документларын өйрәнә. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий хәбәр иткәнчә, берничә экспертиза, шул исәптән суд-медицина, янгын-техник экспертизалары билгеләнәчәк.


Фикер өстәү