Фәрит Мөхәммәтшин: «Геройлар бөек хезмәтләрдә туа»

9 декабрьдә Россия күләмендә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Быел ул «батырлык», «каһарманлык», «ватанпәрвәрлек» кебек төшенчәләрнең әһәмияте арткан мәлдә уза.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ил батырларын искә алу көнендә ветераннар һәм яшь активистлар белән бергә Казандагы Җиңү паркында урнашкан Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Шуннан соң Казан Ратушасында узган тантаналы чарада катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Советлар Союзы Геройларының туганнары, Россия Геройлары, аларның якыннары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары бар иде.

– Без үсеп килүче буынны сезнең үрнәктә тәрбияләү мөмкинлегенә ия булуыбыз белән бәхетле. Ватаннары хакына башларын салган каһарманнарыбыз да, бүген исән-сау булган батырларыбыз да, махсус хәрби операция зонасындагы яшь ир-егетләребез дә – чын үрнәк, – диде парламент рәисе, кадерле кунакларны бәйрәм белән котлап. – Ничек кенә теләсәләр дә, без Ватаныбыз һәм халкыбызга хөрмәт белән караудан туктамаячакбыз. Сызып ташларга тырышсалар да, тарихыбыз һәм мәдәниятебезне юкка чыгарырга юл куймаячакбыз. Кызганыч, явыз көчләр төп басымны яшь буынга ясый. Шуңа да, зинһар өчен, мөмкинлегегез булса, балалар һәм яшьләр белән ешрак очрашыгыз.

Фәрит Мөхәммәтшин яшь буынны ватанпәрвәрлек һәм илгә тугрылык рухында тәрбияләүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын мисаллар белән дә дәлилләде.

– Шушы көннәрдә Мәскәүдә Россия Геройлары белән очрашуда катнаштым. Анда үзебезнекеләр – Татарстан егетләре дә чыгыш ясады. Алар барысы да Татарстанга карата ихтирам һәм яратуларын белдереп, чыгышларын «Без сезне сынатмабыз!» дип төгәлләде. Менә күрәсезме, лаеклы буын үстерү ни дәрәҗәдә мөһим! – диде ул.

Шуннан соң парламент рәисе совет хәрбие Александр Тодоровскийның: «Геройлар герой булып тумый, алар сугышларда туа», – дигән сүзләрен искә алды. Һәм үз исеменнән: «Геройлар бөек хезмәтләрдә туа», – дип өстәде.

– Һәр буынга нинди дә булса сынау аша узарга туры килә. Ата-бабаларыбыз өлешенә Бөек Ватан сугышы тисә, алардан яшьрәкләр сугыштан соңгы елларның ачысын күргән. Бүгенге менә – махсус хәрби операция. Безгә Россия үсешенә аяк чалырга тырышучыларга каршы көрәшергә туры килә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Россия Герое, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Газинур Хәйруллин чыгышын бик кыска тотты. Әмма республикада яшәүче барлык геройлар исеменнән, ихтирам һәм һәрдаим күрсәтелә торган ярдәм өчен, Хөкүмәткә рәхмәт сүзләрен кызганмады.

Горурлык һәм… сагыш хисе

Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелгән батырларның якыннары бу көнне шулай каршылый. Чәчләренә чал төшсә дә, яралар әле төзәлеп бетмәгән. Ә Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган егетләрнең әти-әниләре һәм якыннарының күз яшьләре дә кибеп бетмәгән.

Без исә Россия Герое Дамир Исламовның апасы Динара Алтынова белән сөйләшә алдык. 25 яшьлек егетнең гомере 7 мартта өзелә. Аның экипажы, дошман белән бәрелешкәндә, биш танктан дүртесен юк итә.

– Дөресен генә әйткәндә, минем бу бәйрәм турында ишеткәнем дә юк иде. Тормыш ишеттерде… Хисләремне аңлата алмыйм. Ил батырларының әти-әниләре, туганнары, үзләре белән очрашу – зур бәхет инде югыйсә. Без бит алар белән шушындый чараларда гына очраша алабыз. Шул ук вакытта күңелне сагыш һәм сагыну хисе өзгәли. Ә энем өчен горурлык хисе яшәргә, башкаларга ярдәм кулы сузарга этәрә. Күптән түгел генә без, мобилизацияләнгән егетләргә һәм аларның якыннарына ярдәм итәр өчен, аның исемендәге хәйрия фонды ачтык. Шулай итә-итә, бераз онытылабыз инде, – дип сөйләде ул, күз яшьләрен яшерергә тырышып.

Лилия Гыймазова

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/


Фикер өстәү