Пиротехниканы дөрес кулланмаган өчен штрафлар ике мәртәбә арта

Татарстанда 19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге режим вакытында куркынычлык дәрәҗәсе I-III классларда булган пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, җылылык-энергетика комплексы чикләреннән ярты чакрымнан да якынрак арада куллану тыела. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе хәбәр итә.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очракта штрафлар күләме ике мәртәбәгә арта. Пиротехниканы тиешсез урында кулланган очракта физик затларга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр акча түләргә туры киләчәк. Узган ел ул 2-4 мең сум булган. Вазыйфаи затларга – 30-60 мең, юридик зат саналмаган оешмаларга – 60-80 мең, юридик затларга 400-800 мең сум күләмендә штраф яный.,


Фикер өстәү