Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин: KazanSummit чарасына федераль статус биреләчәк

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия — ислам дөньясы: KazanSummit-2023» чарасына федераль статус бирелүен әйтте. Бу хакта бүген Мәскәүдә саммитка әзерлек һәм үткәрү буенча киңәшмәдә игълан ителде.

— Россия Президенты карары белән әлеге халыкара чарага федераль статус биреләчәк. Хәзерге икътисади чынбарлыкта бу чара безнең ил өчен стратегик әһәмияткә ия. Ул Россия бизнесының Ислам дөньясы илләре белән эшлекле элемтәләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, — диде Марат Хөснуллин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтеп узганча, ил Президенты йөкләмәсе буенча ул «Россия — ислам дөньясы» стратегик фаразлау төркемен җитәкли, ә «KazanSummit» форумы нәтиҗәле икътисади чара булып тора. Ул әлеге чараны яңа дәрәҗәгә күтәрүе өчен Владимир Путинга рәхмәтен дә әйтте.

— Бу безнең өчен зур җаваплылыу. Илнең икътисади мәнфәгатьләрен тәэмин итү мөһим булган шартларда Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген киңәйтүнең әһәмияте арта, — дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп үтик: әлеге чара 13 тапкыр үткәрелгән.


Фикер өстәү