“Онытылган” сумнар. Коррупция белән көрәштә кем җиңә?

Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халыкның күпчелеге коррупция очраклары белән хастаханә һәм сырхауханәдә, җир белән бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә, бакча һәм мәктәптә, милек килешүләре төзегәндә очраша. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә узган республика форумында бу һәм башка бик күп көн кадагында торган мәсьәләләр күтәрелде.

Татарстан Фәннәр академиясенең перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге директоры Марат Сафиуллин билгеләп узганча, шулай да алда санап узылган тармаклар арасында сәламәтлек саклау һәм мәгариф – ришвәт алу буенча иң еш телгә алына торганнары.

– Болар – чыннан да лидер. Ни өчен шулай килеп чыга? Әлеге тармакларның җәмгыятькә кыйммәте зур булса да, хезмәткәрләренең хезмәт хаклары аз. Һәм гражданнар җинаять эшләргә мәҗбүр була, – диде ул.

Аның сүзләренчә, бу хәл Татарстан, Россия өчен генә хас түгел, ә бөтен дөньяда шулай. Республикадагы вазгыятьне контрольдә тотар өчен халык арасында әледән-әле социологик сораштырулар уздырылуына да басым ясады ул.

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов фикеренчә, бу мәсьәләдә түрәләр үзләреннән башларга тиеш. Чөнки коррупция хакимияткә булган хөрмәтне һәм аның абруен киметә.

– Түрәгә халык дошманы итеп карыйлар. Әгәр ышаныч юк икән, безнең эшебезнең файдасы нидә соң? – ди ул.

Һәм мисалга бер депутатның керемнәр турындагы декларациядә миллиард сум акчасын күрсәтергә «онытып» калдыруын китерде.

– Монда миллион турында сүз бармый, ә миллиард! Әлеге депутат табышны шәхси бизнесыннан алганлыгын әйтте. «Әгәр хезмәткәр минем менә шундый, ә үзенең менә шундый акча алуын белсә…» – дип акланмакчы булды намуссыз депутат, – диде Марс Бәдретдинов.

Коррупция очраклары авыл хуҗалыгы тармагында да очрый.

– Элеккеге җитәкчеләр җирләрне үзләштерәләр дә, анда берни дә утыртмыйлар. Нәтиҗәдә бик күп җирләр ташландык хәлдә ята, фермалар бушап калды. Ә халык нишләргә тиеш? Эшләргә эш юк икән, авыллар, әлбәттә бетә, – диде ул.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагы – коррупция еш очрый торган тагын бер өлкә. Торак-коммуналь хезмәтләргә, каты көнкүреш калдыкларына әледән-әле бәя арту халыкның ачуын чыгара. Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсендә генә дә быел әлеге өлкә буенча халыктан – 2600, Дәүләт торак инспекциясендә 8000 мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның күпчелеге гомуми торак милкенә һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтүгә кагылышлы.

Ришвәтчелек чәчәк аткан тагын бер тармак – ритуаль хезмәт күрсәтү. Белгечләр әйтүенчә, бу – контрольгә иң аз алына торган өлкә. Россия Прокуратурасы әлеге өлкәдә 120 меңнән артык закон бозу очрагын ачыклаган. Монда бәяләрдәге тәртипсезлек, каберлекләр һәм муниципаль җирләрне сату, мәет җирләнәчәк җирне алдан бирү хокукының шәхси кулларга күчүе кебек закон бозу очраклары еш күзәтелә икән. Кайбер зиратларда якыннарын җирләр өчен хәтта тулы бер рәтне алдан алып кую һәм каберләрне юлларда казу очраклары да ачыкланган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марсель Дулкарнаев китергән мәгълүматлар буенча, республикада ришвәт бирү һәм алу белән бәйле яңа очракларның меңнән артыгы тикшерелгән. Тикшерү комитеты коррупциягә бәйле 1255 эш буенча тикшерү уздырган.

– Бу – бик зур саннар. Җинаятьләрнең якынча 60 проценты тирәсе  ришвәт алу һәм бирүгә бәйле, – диде Марсель Дулкарнаев.

Россия Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан алып октябрьгә кадәр 30 меңнән артык коррупциягә бәйле җинаять очрагы ачыкланган. Шуларның  5 меңгә якыны – ришвәт бирү, 4 меңе – ришвәт алу буенча. Марсель Дулкарнаев әйтүенчә, ике арада акча йөртүче арадашчылар саны елдан-ел арта.

Форумда катнашучылар 2024 елны Татарстанда корруциягә каршы көрәш елы дип  игълан итү тәкъдиме белән чыктылар.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: https://www.hse.ru/


Фикер өстәү