«Ни теләсәң, шул бар»: безгә нәрсә җитми?

Ни өчен шулай икәнен әйтә алмыйм инде мин аның. Хәтта чынлап та шулаймы, әллә тоела гынамы икәнен дә төгәл белмим бугай. Бәлки, билгеле бер яшькә җитү галәмәтедер, бәлки, чорның берәр үзенчәлегедер… Бәлки, миндә генә була торган иллюзиядер… Кайчагында: «Берәр психик авыру түгелме соң бу, акылдан шашу билгесе түгелме?» – дип тә шикләнеп куям. Аннан соң тирә-якны, кешеләрне күзәтәм дә алар белән чагыштырганда бик үзгә дә түгелмен кебек тоела. Менә шундый сәер уйларга да этәрә ул кайчагында…

Гади генә нәрсә инде үзе… Менә мин урам буйлап атлап барам. Көн матур, күктә кояш елмая. Назлы булырга тырышып, җил исә. Йортлары да матур, юл буйлап әллә ничә төрле әллә нинди маркалы матур автомобильләр җилдерә. Тротуардан бер ана коляска тартып бара. Хәтәр икән хәзерге коляскалар да: карда чанасын чыгарып була, кара җиргә яки асфальтка керсәң, тәгәрмәчен җайлыйсың. Тирә-юньдә кибетләр инде. Ниндиләре генә юк, нәрсәләр генә сатмыйлар. Кереп караштырып чыгам, бөтен нәрсә дә бар. Кайберләрен сатып алам, кайсыларын кире куям. Тагын урамга чыгам.

Муллык инде бөтен тирә-якта. Кешеләрнең киемнәре күз явын алырлык. Аларга карап сокланмыйсың да, көнләшмисең дә, чөнки теләгең булса, үзең дә берәр урынга кереп, матур итеп киенеп чыга аласың. Ашханәләр, кафелар, рестораннар, хуш ис таратып, үзләренә чакырып тора. Ис чыгарулары махсус эшләнә икән, карыннары ача башлаган кешеләр шул тәмле искә алданып керсеннәр өчен. Мондый нәрсәләрне әллә нинди акыллы кешеләр уйлап таба, шуның өчен кесә тутырып акча алалар, ди. Шулайдыр. Кибетләрдәге азык-төлеккә исең китәрлек. Ниндиләре генә юк! Икмәге генә дә фәләнешәр төрле! Ите, балыгы, колбасасы, тагын әллә нәрсәләре… Тамагың тук булса да, берни ашыйсың килмәсә дә, нәрсәдер эләктереп чыгасың кайчагында.

Бер уйлап карасаң, шулкадәр матурлык һәм муллык эчендә яшибез бит. Бездәге гади кеше тормышын борынгы патшаларның берсе дә күз алдына китерә алмагандыр. Ни теләсәң, шул бар. Тик без моны уйлап та бирмибез. Бөтен нәрсәбез җитеш булса да, шөкер итү турында уй башка да кереп карамый. Хәтта башыңа керсә дә, никтер шөкер итәсе килми. Чөнки күңел сөенә белми. Ул сөенү хисеннән мәхрүм калган. Нәрсәдер җитми күңелгә. Һәм нәрсә җитмәгәнне беркем дә белми.

Баштарак мин, әллә үзем генә шундый хәлдә микән дип, бик борчыла идем. Түгел икән. Менә урамга чыгып, юри генә күзәтеп торыгыз әле сез: анда тирә-якка сокланып атлаган бер генә кеше дә юк. Барысының да йөзе киеренке, кашлары төйнәлгән, күзләре бер ноктага төбәлгән. Барысы да каядыр ашыга, алардан башка дөньяның берәр чите кителеп төшәчәк дип торырсың. Ашыгалар. Хәтта бер урында басып торганнары да, каударланып, телефон актара, калтырана-калтырана нәрсәдер яза… Шөкер итү турындагы уй исләрендә дә юк. Нәрсәдер барып сорасаң, болар башта чит планета кешесе күргән шикелле аптырап карап тора. «Кем бу? Минем дөньяма кайдан килеп кергән? Нәрсә турында сорый ул?» Шуннан кайберләре, иңнәрен җыерып, башын чайкый. Тормыш белән бәхилләшеп бетмәгәннәре соравыңа җавап бирә.

Башкаларны күзәткәндә, үзеңне күрмисең. Читтән карап торучыга мин дә шул чамарак тоеламдыр инде. Кайчагында танышларым эшләгән урыннан узып киткәлим. Якын танышлар инде алар. Күптән күрешкән дә юк. Кереп чыгарга, хәл-әхвәл белешергә була. Күп вакыт та китми инде аңа. Тик кермичә узам. Очрашсак, сүз таба алмый интегербез шикелле дә тоела. Ни турында сөйләшәсең инде? Ничә сөйләшсәң дә, шул бер үк сүз… Очрашу сөенече, бер-береңне күрү шатлыгы онытылган кебек… Икенче ягы да бар бугай аның: мине күргәч, алар да шатланмыйлар, «Тагы нәрсә кирәк икән моңа?» – дигәнрәк кыяфәт чыгаралар. Барысы да түгел инде. Тик берсенең шундый карашы барысын да алыштыра кебек. Кешеләрнең үз җае белән барган дөньясына хәл-әхвәл сорашу өчен генә бәреп керәсе килми башлый.

Шуңа күрә, шау-гөр килеп торган урамнардан урап кайтам да үземне чүлдәге кебек тоям. Көннең яме, ашның тәме юк шикелле. Чүл инде… Бушлык… Ямьсез, тәмсез, гамьсез дөнья. Коронавирус белән чирләгән кешеләр тәм тоюдан, ис сизүдән мәхрүм калалар бит әле… Монда да шундыйрак хәлдер, кешеләр канәгатьлек тойгысыннан, сөенә белү хисеннән мәхрүм калганнардыр сыман. Монысы тагын нинди вирус икән?

Бәлки, алай да түгелдер инде ул… Тик, барыбер, шатланасы килә… Шатланасы килә… Кайчагында чын шатлык та табыла, күзләр очкынлана, иреннәр елмаюга җәелә. Тик аларны шундук тыярга мәҗбүр буласың. Тизрәк яшерәсең… Шундый киеренкелеккә чумган җитди кешеләр арасында елмаю да оятсызлык кебек тоела.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү