Россиядә гомер озынлыгы арткан

Россиядә 2021 ел ахырыннан гомер озынлыгы 1,8 елга артты, дип хәбәр итте Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

–  Без бу сан ел азагына бераз күбрәк булыр дип фаразлыйбыз, –  дип китерә аның сүзләрен «РИА Новости».

Мурашко сүзләренчә, Россия үлүчеләр санын киметү буенча тотрыклы траекториягә чыкты, күрсәткечләр 2019 ел белән чагыштырганда түбәнрәк.


Фикер өстәү