Акча әрәм була дип, үзебез әрәм булмыйк: Татарстанда сөрем газы белән агуланучылар елдан-ел арта

Татарстанда сөрем газы белән агуланучылар елдан-ел арта.  Соңгы өч ел эчендә республикада газ чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар саны 113кә җиткән. Шуларның 18е шартлау белән тәмамланган, 16 кеше һәлак булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин әнә шундый саннар китерде. Белгечләр сак булырга, газ җиһазларын үз белдегең белән алыштырмаска киңәш итә.

– Салкыннар башлануга, өйләрне төрле газ җиһазлары белән җылытучылар табыла. Тик еш кына бу эш хәерле тәмамланмый. Хәтерләсәгез, 2021 елда Яшел Үзән һәм Чаллы шәһәрләрендә күңелсез хәлләр теркәлгән иде. Беренче очракта газ җиһазыннан дөрес файдаланмау, икенчесендә фатир хуҗасының үз белдеге белән шланг тоташтыруы аркасында килеп чыкты, – ди Максим Трущин.

Газ җиһазлары сак һәм игътибарлы булуны сорый. Максим Трущин аңлатканча, куллану җиһазының төзексез булуы, газ шлангларының дөрес тоташмавы, бүлмәдә җилләтү юлларының чистартылмавы да газ шартлауга сәбәп булып тора.

– Бигрәк тә газ баллоны еш шартлый. Аны күбрәк дача йортларында кулланалар. Мондый җиһаздан файдалануның аерым кагыйдәләре бар. Ни кызганыч, бу хакта белүчеләр сирәк. Газ баллонын металл шкафта сакларга кирәк. Аны  ачык ут янәшәсендә һәм электр чыбыклары янында тотарга ярамый, – ди белгеч.

Газ баллоны уенчык түгел. Әгәр өйдә аз гына ис сизсәгез дә, аны бөтенләй кулланырга ярамый. Тагын шунысы да бар: җылыга кергәч, газның басымы күтәрелә. Шуңа күрә, аеруча сак булырга кирәк. Газ янып торган җирдә тәмәке тартырга да ярамый.

«Газпромтрансгаз Казан» оешмасының генераль директор урынбасары Михаил Фролов та, газ җиһазларын дөрес куллану гына бәла-казадан саклап кала ала, дигән фикердә.

– Татарстанда 1,5 миллион газ кулланучы абунәчеләребез бар. Безнең хезмәткәрләр 2,5 миллион газ җиһазына хезмәт күрсәтә. Күңелсез хәлләрнең төп сәбәбе – газны дөрес кулланмау һәм һава йөрү системасының начар эшләве. Йортларын һәм фатирларын газ казаны белән җылытучылар өйдә һава йөрүне тәэмин итәргә тиеш. Техник хезмәт күрсәтүгә дә игътибарлы булсак иде. Газ җиһазларын вакытында белгечләргә күрсәтеп торырга кирәк. Бу эшне бары тик газ оешмасында эшләүче кеше генә башкара ала, – ди ул.

Максим Фролов быел сөрем газы белән агулануның 40 очрагы теркәлгәнне, 8 кеше үлгәнне дә әйтте. Әмма ул агулану очракларында газ җиһазларның төзек булганын да искәртте.

Шартлау һәм сөрем газу белән агуланулар булмасын өчен, нишләргә соң? Белгечләр иң элек кешеләрнең үзләренә битараф булмаска куша. Һәр кеше үз гомере өчен үзе җаваплы, ди алар. Йортың газ белән җылытыла икән, сиңа хезмәт күрсәтүче оешма белән килешү төзергә кирәк. Шәхси газ казаны булганнар бу килешүне аерым төзи. Ул бушка түгел, моның өчен елына ким дигәндә 3 мең сум акча түләргә кирәк. Тагын шул ягы да бар: газ казаны ватылса, хезмәт күрсәтүче оешма аны бушлай төзәтми. Акча әрәм була дип, кайчак үзебез әрәм булабыз да инде.

Газчылар, техник хезмәт күрсәтергә килгәч, кешеләрнең өйләренә кертмәвеннән зарлана.

– Безне күпләр өйдә булып та кертмиләр. Әллә ничә кат барырга, кесә телефоннарын табып шалтыратырга да туры килә. Юкса газ җиһазларның төзеклеге иң беренче чиратта аларга кирәк булырга тиеш, – ди газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәре Раил Исламов. – Күпләр өйләрендәге һава йөрү юлларын томалап бетерәләр. Газ чыгып ятса, алар аны үзләре белми дә кала. Шуңа күрә, махсус хезмәткәр килеп караса, яхшы инде. Без әллә нинди куркыныч эшләр башкармыйбыз. Плитәнең эшләү-эшләмәвен, газ чыгып ятмавын тикшерәбез, төтен һәм җилләтү юлларын да карап чыгабыз.  Кышкы чорда йорт хуҗаларыннан аеруча уяулык сорала. Җиһазларны үз белдекләре белән тоташтырмасыннар, белгечләрне чакыртсыннар. Бер ялгыш адымның әллә никадәр гомерләргә зыян салырга мөмкин икәнен истән чыгармасыннар иде.

Соңгы вакытта газга бәйле фаҗигаләр арту сәбәпле, Россия Дәүләт Думасы депутатлары газ җиһазыннан файдалануга кагылышлы закон проекты да әзерләгән. Әлеге документ буенча, кулланучылар газ җиһазларыннан файдалануның куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешмалар белән мәҗбүри рәвештә килешү төзергә тиеш булачак. Әлегә исә бу – һәркемнең үз иркендә.

Газ чыгып ятмасын өчен:

– өйдән чыкканда, газүткәргечтәге запас кранны да ябып куегыз;

– җиһазларыгызның төзексез икәнен күрсәгез, газчыларны чакыртыгыз;

– газ плитәсендә ризык әзерләнгәндә, аны караучысыз калдырмагыз.

Газ исе килгәндә:

– электр җиһазларын кабызмагыз һәм сүндермәгез;

– тәрәзәләрне, ишекләрне ачыгыз, газүткәргеч кранын ябыгыз;

– урамга чыгыгыз;

– 04 телефоны буенча (104 – кесә телефоннан) газ хезмәтен чакыртыгыз.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, коткаручыларга бердәм 112 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

 Ничек сакланырга?

– Өйләрдә газ чыгуны контрольдә тотучы сигнализатор урнаштырырга кирәк. Алар, метан һәм сөрем газы чыгуга, газ килү юлын автомат рәвештә ябып куя.  Болай эшләү газ чыгуны, төтен һәм җилләтү юлындагы җитешсезлекләрне вакытында ачыкларга ярдәм итәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү