Әҗәтләр баштан ашканда: алда ни көтә?

 Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә (аларда ул чакта көн бит инде) Америка телевидениесе гомум дөньякүләм әҗәтнең санын атады. Халыкара валюта фонды мәгълүматлары ул санның 235 триллион долларга җитүен күрсәтә. Санның масштабын чагыштырып карамыйча аңлау кыен.

Бөтен дөньяда җитештерелгән тулай продукт, мәсәлән, 127 триллион доллардан аз гына артык. Димәк, кешелек дөньясы, бурычлардан котылыйм дисә, ике елга якын җитештерелгән бар байлыгын бары тик әҗәт түләү өчен генә тотарга тиеш булыр иде. Аңлый торгансыздыр инде: бу мөмкин түгел. Кредитларның процентлы булуын да искә алсак, хәл тагын да мөшкелләнә. Бурычның төп өлешен түгел, процентын каплап бару кыенга әйләнә. Шуңа өстәп, дәүләтләр дә, хосусый бизнес та яңа әҗәтләр җыю хисабына гына алга бара. Бер яктан процентлар өстәлә, икенче яктан яңа кредитлар килеп ялгана. Без бүгенге дөньяда зур проблемалар, конфликтлар күзәтәбез икән, җепнең очы шул бурычлар боҗрасына бәйләнгән.

Процент капиталы дәүләтләрдән бертуктаусыз эчке тулай продуктның үсешен таләп итә. Бурычка баткан бизнес һәм халыклар аны тәэмин итә алмый, чөнки продуктларны куллану мөмкинлеген әҗәтләр чикли. «Керемнәрдән әҗәт түлисеме, әллә яңа продукт сатып аласымы?» дигән дилемма килеп туа. Иске әҗәтне түләү өчен дә, продукт сатып алу өчен дә яңа әҗәтләр алырга туры килә. Яңа кредитлар тагын бер проблема китереп тудыра: инфляция мәйданга чыга. Без глобаль дөньяда шул хәлне күзәтәбез. Зур инфляция, җитештерүнең кимүе, рецессия… Без кризис дип атаган нәрсәләр шул инде. Рецессия эш урыннарын кыскарта, эшсез калганнар бурычларын түли алмыйлар. Яңа эш урыннары булдырыйк дип, хөкүмәтләр бюджеттан зур суммалар  бүләләр. Ул акчаларны кредитка алырга туры килә. Дәүләт әҗәтенең астрономик суммалары шулай туа. Бу тозактан чыгу мөмкин түгел инде.

Үзәк банклар, инфляцияне киметү һәм кредитоманнар аппетитын чикләү өчен, төп ставканы күтәрә. Бу атнада Америкадагы ФРСның, Европа Үзәк банкының, Англия банкының, Швейцариянең Милли банкының утырышлары көтелә. Ваграк башка банклар да утырышка җыела, әмма дөнья финанс базарындагы хәлләрне шул дүрт банк чыгарган карарлар билгели. Алар исә төп ставканы 50 базис пунктка, ягъни 0,5 процентка күтәрергә җыена. Бердәм рәвештә шундый карарлар кабул ителсә, кредит алу отышсызга әйләнә. Фонд базарында акцияләр спекуляциясе дә файда бирми башлый. «Акчаң булса, депозитка салу яхшырак» дигән фикер өстенлек ала башлый. Фьючерс сәүдәсе дә зур табышлар вәгъдә итми. Бу безгә фонд базарының җимерелүен, чимал товарларга бәяләрнең төшүен, инфляция урынына дефляция вәгъдә итә. Кризисның кискенләшүен аңлата бу. Үткән атнада болай да фонд базарлары нигездә кызыл зонада булды, ягъни кәгазьләрнең бәясе төште. Нефть арзанайды. Икътисад паровозы, шаулап, классик кризис зонасына кереп бара. Аннан чыгу өчен, төп ставкаларны төшереп, күпләп кредит өләшергә кирәк булыр иде, әмма моңа югарыда аталган глобаль әҗәтнең астрономик суммасы комачаулый. Бу гамәлдәге системада кризистан чыгып булмый дигәнне аңлата, системаны алыштыру таләп ителә. Система алышынганда, ниләр булганын социалистик системаның җимерелүен үз җилкәсендә татыган безнең буын яхшы хәтерли әле.

                            Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү