15 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Һөнәри вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булган журналистларны искә алу көне

Бу көн Россия Журналистлар берлеге инициативасы буенча 1991 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу көнне безнең илдә һөнәри бурычын үтәгәндә һәлак булган журналистлар искә алына. Сугыш вакытында «кайнар нокта»ларда һәм тыныч вакытта да оператив мәгълүмат өчен көрәштә һәлак булган талантлы репортер, фотограф, телеоператорларны туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре искә ала.

Россия Федерациясенең Хәрби-һава көчләре радиотехник гаскәрләре барлыкка килү көне
1951 елның 15 декабрендә СССР Министрлар Советы карары белән гамәлгә керә.
Хәзерге вакытта гаскәрләрнең бу төре Россиянең һава-космик көчләре составына керә. Радиоактив гаскәрләр коралланышында «Гамма-С1М», «Десна-ММ», «Сопка-2», «ВВО» заманча радиолокация станцияләре һәм «Подлёт-К1», «Небо-М» перспективалы станцияләре тора. Алар кече, урта һәм зур биеклекләрдә һава объектларын табарга сәләтле.

Чәй көне

Эчемлекнең меңьеллык тарихы булуга карамастан, бу – чагыштырмача яшь бәйрәм. Аны беренче тапкыр 2005 елда билгеләп үтәләр. Бу көнне чәй индустриясе хезмәткәрләренең Бөтендөнья Декларациясе басылып чыга.
Чәй җитештерү нык үскән илләрдә – Һиндстан, Индонезия, Непал, Кытай һәм башка дәүләтләрдә – Чәй көне аеруча киң тарала.

50 ел элек БМОның Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча оешмасы барлыкка килә

БМОның әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче төп органы ЮНЕПка (ингл. UNEP, United Nations Environment Programme) 1972 елның 15 декабрендә нигез салына. Нәкъ шул көнне Стокгольмда, БМОның әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган беренче конференциясе вакытында Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча оешмасы программасы төзелә.
ЮНЕП Идарәчеләр Советы җитәкчелегендә эшли, анда дөньяның 58 иле вәкилләре керә. Кения башкаласы Найробида урнашкан штаб-квартирада ел саен Идарәчеләр советы җыены уза.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү