Хикмәтле әлифба: «Апуш» икенче мәртәбә тамашачы алдында имтихан тотты

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар татар театры студиясе икенче премьерасын тәкъдим итте. Нәни артистлар бу юлы  шагыйрә Йолдыз Шәрәпова әсәре буенча «Зоопарк-әлифба» тамашасын күрсәтте. Аны без дә күреп кайттык.

Казан мэриясе гамәлгә куйган «Апуш» театр студиясе шәһәрнең өч мәдәният үзәгендә эшләп килә. Беренче төркемгә эләккән балалар, әле беренче «сыйныф»ны гына тәмамласа да, шушы ел эчендә икенче тапкыр тамашачы алдында чыгыш ясады. Быел февраль аенда эшли башлаган театр студиясенең беренче төркеме бу юлы квест рәвешендәге тамаша күрсәтте. Әсәрне – Йолдыз Шәрәпова, ә аңа инсценировканы Хәбир Ибраһим иҗат иткән. Укучыларны премьерага аларның остазлары – Камал театры балетмейстеры Сәлимә Әминова, Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова, Кариев театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина һәм студиянең җитәкчесе – актерлык осталыгы буенча педагог Алия Фәйзрахманова әзерләгән. Тамаша җырлар һәм биюләргә дә бай. Көйләрне композитор Марат Әхмәтшин иҗат иткән. Сәхнәдәге матурлык өчен рәссам Анна Новикова җаваплы булган.

Тамаша нәрсә турында соң? Игезәкләр Илназ һәм Гөлназ апалары белән хикмәтле әлифба эченә килеп эләгә. 38 табышмак тыңлап, җәнлек һәм кош-кортлар белән танышып, төрле сынаулар аша узып, әлифбадагы барлык хәрефләрне дә җыярга туры килә аларга. Булдыралармы соң, диярсез. Әлбәттә! Аларга бит тамашачылар да булышты. Әйтик, минем янда утырган бер нәни малай, бөтен җәнлек һәм кош-кортларны, алар яшергән хәрефләрне танып, сәхнәдәге яшьтәшләренә ярдәм итеп утырды. Дөрес, сәхнәдә кисәк кенә пәйда булган көнгерәне сарык белән бутады… Була торган хәл лә ул, шулай бит?

 «Мин моннан беркайчан да китмим!»

– Мин бүген – лачын һәм тиен. Охшаганмынмы соң? – диде «Апуш»ларның берсе Аслан Миргаязов, сәхнә артына керүгә, яныма йөгереп чыгып. – Миңа бу студия шундый ошый! Монда чын татар балалары, алар белән рәхәтләнеп татар телендә сөйләшеп була. Безнең остазларыбыз да дәресләрне татарча алып бара. Мин моннан беркайчан да китмим!

Аның сүзләрен башкалар да куәтләп алды. «Мин монда иң якын дустымны таптым!», «Безгә монда шундый матур биюләр өйрәтәләр!», «Резеда апаның дәресләре шундый кызык!» Шулай бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, студия турында сөйләргә тотындылар.

Кыскасы, балалар гашыйк «Апуш»ка. Моның берәр сере бардыр, дип, студия җитәкчесе белән сөйләштек.

– Аларның барысына да бер «чир» йоккан. Театрны, сәхнәне ярата, иҗатка гашыйк алар. Һәм барысы да – бик хисле балалар. Хис-тойгыларын яшерми, түкми-чәчми белдерер өчен яхшы урын таптылар. Алар бик дус. Төркемдә берәр кешенең кәефе төшсә, утызы да бергә җыелып, аны тынычландырырга тотына. Әле менә күптән түгел Аяз исемле нәни актерыбыз операция кичерде. И, аның өчен ничек кайгырганыбызны белсәгез! Барыбыз да еладык, ут йотып тордык. Менә шундый дусларга әйләнде алар. Һәм өч студиядә дә шул хәл, – дип сөйләде Алия Фәйзрахманова.

Бу сорауны Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага да бирдек. Аны монда, яратып, «Апуш»ның әнисе, дип атыйлар.

– Миңа калса, кешеләрне бер-берсе белән ниндидер югары көчләр очраштыра. «Апуш» студиясенә эләгер өчен, балалар башта кастинг узды бит. Кемдер беренчесеннән төшеп калды. Ә икенче мәртәбә килгәндә, кастингны уңышлы узып, хәзер башка мәдәният үзәкләрендә шөгыльләнә. Менә шулай бер-берсен табарга, бер-берсен илһамландырырга насыйп булгандыр аларга, – диде ул.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү