Грипп белән авыручылар арта: карантинлы чакка кире кайтып барышыбызмы?

Ниһаять, чир узды, дигән өметләр акланмады. Республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны арта. Белгечләрнең вазгыятьнең кискенләшәчәге турында фаразлары рас булып чыкты. Битлекле, карантинлы чакка кире кайтып барышыбызмы? Чир йоктырсаң, нишләргә? Авырмас өчен, нинди киңәшләрне истә тотарга?

Өлешчә чикләүләр

Вазгыятьне чамалар өчен, статистик мәгълүматларга күз салыйк. Республикада ОРВИ һәм грипптан авыручылар саны эпидемиологик чиктән 82 процентка югарырак. Язма әзерләнгән вакытта алган мәгълүматлар буенча, гриппның 198 очрагы теркәлгән, шуларның 92 проценты «дуңгыз гриппы»на туры килә.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы карары нигезендә республикада өлешчә мәҗбүри битлек режимы кертелә. Медицина оешмаларында эшләүчеләр һәм анда килүчеләр, социаль һәм мәгариф учреждениеләрендәгеләргә битлек кию мәҗбүри булачак. Моннан тыш стационарда дәваланучылар янына килеп йөрү (кыен хәлдәге сырхауларны караучыларга кагылмый) тыела. Моңа өстәп, балалар бакчасы, мәктәп, институт һәм башка белем бирү оешмаларында, коллективта авыру күрсәткече 20 проценттан артып киткән очракта, укыту туктатылачак. Сүз уңаеннан, республикада авырулар арту сәбәпле тулысыча ябылган мәктәпләр юк. Ләкин 48 мәктәптә 142 сыйныфны карантинга җибәргәннәр. Чаллыда, гомумән, 17 декабрьне «Сәламәтлек көне» дип игълан иттеләр. Бу көнне дәресләр укытылмый.

Россия күләмендә дә хәлләр шул чама. Илнең баш санитар табибы Анна Попова хәбәр иткәнчә, ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның атна саен 30–35 процентка артуы күзәтелә. «Дуңгыз гриппы» дигәне өстенлек итә. Кайбер төбәкләрдә мәктәпләр дә, балалар бакчалары да эшләми.

Россия Президенты Владимир Путин исә бу вазгыятькә бәйле рәвештә: «Кыш озын. Яз башы да суык була әле. Иммунизация, вакцинацияне дәвам иттерергә, кешеләрне бу чирләрдән сакларга кирәк», диде. Үзе дә прививка ясатуын әйтте.

Илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко китергән саннар тагын да хәвефлерәк. Әйтик, атна эчендә табибларга 1,5 млн кеше мөрәҗәгать иткән. Чир йоктыручылар арасында грипп билгеләре булганнар 50 процентны тәшкил итә. Шуларның 23 проценты 7–14 яшьлек балалар, 18 процент чамасы – мәктәп яшенә кадәрге сабыйлар.

Блогер Ринат Галиәхмәтов гаиләсе дә шушы көннәрдә авырган.

Кем белән сөйләшмә, барысы да чирли. Ниндидер күмәк авыру бу! Без дә бер айлап шулай интегәбез инде,дип сөйләде Ринат.Кызыбыз Сәфинә балалар бакчасына йөри башлады. Әллә ни озак йөрмәде дә. Күзендә конъюнктивит башланды. Аннан безгә дә эләкте. Баланың бер көнне температурасы 40ка кадәр күтәрелде. Табиб, вирус эләктергәнсез, ОРВИ, диде. Аннан ике көн минем температурам булды. Эшкә дә йөри алмадым. Баштарак коры ютәл белән интектек. Шулкадәр мәгънәсез, ямьсез йөткерү! Беркем белән очрашасы, чараларга да йөрисе килми. Йөткереп утыру матур түгел бит инде. Әле Сәфинә һаман чирли. Эчмәгән дару калмады. Цинк эчәбез. Кешеләр күп булган җирләргә йөрмәскә тырышабыз.

Фараз һәм өмет

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәйретдинов әйтүенчә, хәзер гриппның традицион күтәрелеш чоры күзәтелә. Коронавируска кадәр вакытны искә алсак, декабрь, гыйнвар, февраль айларында бу даими булган.

Күпчелек коронавирус белән чирләп алды. Димәк, хәзер бүтән авыруларга карата «иммун бурыч»ны кайтарырга кирәк. Шуңа да ОРВИ һәм грипп белән чирләүчеләрнең күп булуын күрәбез. Бу – көтелгән хәл, дип саный белгеч. «Дуңгыз гриппы» безгә 2009 елда килеп керде. Башта ул куркынычрак та иде әле. Чөнки безнең өчен яңа вирус иде.

Халит Хәйретдинов искәрткәнчә, «дуңгыз гриппы» вакытында кешенең тән температурасы кисәк күтәрелә һәм югары күрсәткечләрдә тора. Баш, тән, буыннар сызлау күзәтелә, күз алмалары авырта.

Белгеч әйтүенчә, авырмас өчен ике юл бар. Берсе – вакцина ясату, икенчесе – үзеңне саклау. Ягъни кеше күп йөри торган җирләргә барудан тыелып тору, социаль ара саклау, битлек кию. Гадәттә, грипп эпидемиясе 8 атна дәвам итә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов әйтүенчә, «дуңгыз гриппы»н организм онытып та бетергән булу ихтимал. Шуңа аңа каршы көрәшерлек иммунитет та кимегән.

– Соңгы елларда грипп белән авыру, күп булмаса да, берән-сәрән теркәлә иде. Хәзер халыкның күпчелегендә аңа каршы иммунитет бөтенләй юк яисә юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә чирләүчеләр артуын күзәтәбез дә инде, «дуңгыз гриппы»ның өстенлек итүе сагайта, – дип аңлата белгеч.

Табиб-пульмонолог Олег Абакумов та вируслардан саклану юлларын күрсәтте:

– Теләсә кайсы салкын тидерү – вирус аркасында. Гриппны башка вируслардан аерырга булыша торган билгеләр бар. Әйтик, кисәк кенә, көтмәгәндә чирли башлыйсыз, 39–40 градуска кадәр температура күтәрелә, күңел болгану, косу кебек билгеләр бар, тамак авырта, борын тыгылган, күз һәм баш сызлый. Чирне кисәк һәм тиз генә йоктырган кебек үк, кисәк һәм тиз итеп аңа җавап та бирергә кирәк. Вируска каршы махсус дарулар эчәргә. Хәлегез начар икән, өйдә калырга, күп йокларга киңәш ителә. Эшлим дип, чир таратып йөрергә кирәкми! Бик күп итеп су эчәргә кирәк. Җылымы, салкынмы – мөһим түгел. Сыеклык күп булырга тиеш! Борынны тоз эремәсе белән юдырырга була. Табиб күрсәтмәсе буенча, башка төр дарулар кулланырга мөмкин.

Шунысы да куркыта: «дуңгыз гриппы» балаларны да аяктан ега. Бу исә алдан хәстәрен күрмәгәннән дә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларда йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече, медицина фәннәре докторы Владимир Анохин сүзләренә караганда, балаларга гриппка каршы вакцина ясату гадәте юк диярлек. Шуңа күрә сабыйларга кыенга туры килә.

Табиб-педиатр Илдус Лотфуллин да балаларны дәвалауга бәйле кайбер киңәшләре белән уртаклашты.

– Температурага бәйле сораулар күп килә. Тормыш, көнкүрешкә зыян салмый икән, аны төшерергә тырышмагыз. Һаман саен дару эчү дә яхшыга илтми. Аспирин эчәргә ярамый. ОРВИ вакытында анальгин ишеләрне куллану да дөрес түгел. Тәнгә спирт, уксус сөртү дә кирәкми. Чир йоктыруның беренче көннәрендә үк температураның 36,6га калуын көтмәгез. Бу мөмкин хәл түгел! Сабыр булырга кирәк, – диде ул.

Уйдырма Чынбарлык
Сарымсак ашап торсаң, чир эләкми Сүз дә юк, сарымсакның файдалы үзлекләре бихисап. Әмма аның составында булган фитонцидлар вирусларны үтерергә сәләтле түгел. Күп итеп сарымсак ашау ашказанын гына авырттырачак.
С витамины булган ризыкларга өстенлек бирергә кирәк Ул комплекслы тернәкләндерү, организмга ярдәм итү өчен кирәк.
Прививкам бар, мин авырмаячакмын Грипп теләсә кемгә килә ала. Әмма прививкасы булган кешеләр аны җиңелрәк уздырып җибәрәчәк. Грипптан соң кала торган «күчтәнәч»ләр дә азрак булачак.
Антибиотиклар дәвалый Грипп – бактериаль инфекция түгел. Ул – вирус. Шуңа күрә дә аны дәвалаганда вируска каршы дарулар кулланалар. Нәрсә эчәсен табиблар билгели.
Грипп үзе бетә ул, аны дәваларга кирәкми Һич юк! Грипп – бик мәкерле чир. Ул хәерле тәмамланмаска да мөмкин. Дәвалану булмаса, чир йөрәк-кан тамырларына тәэсир итә, пневмониягә китерә ала.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү