Өчле «һөҗүм». Белгечләр, якын арада яңа төрле вирус таралырга мөмкин, дип кисәтә

Вируслы авырулар котырган чорга аяк бастык. Үзәккә үткән ютәл, югары температура, баш авырту… Күпләр әнә шуннан зарлана. Халык арасында уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, бүген илдә эш яшендәге һәр ун кешенең берсе вируслы чирләр белән авырый. Белгечләр, якын арада тридемия инфекциясе йоктыручылар саны да артырга мөмкин, дип фаразлый. Гади тел белән әйткәндә, аны йоктырган кеше берьюлы өч төрле вируслы авыру белән чирли дигән сүз. Аннан ничек сакланырга?

Белгечләр ел азагына илдә вируслы авырулар белән авыручылар саны артачагын кисәткән иде анысы. Шулай булды да. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бер атна эчендә республикада ОРВИ йоктыруның – 22929 һәм гриппның 992 очрагы теркәлгән. Ковид та тормышыбыздан китәргә уйламый. Бер атна эчендә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 33 процентка арткан. Риновирус, аденовирус, парагрипп кебек башка вируслы авырулар йоктыручылар саны да арткан.

Белгечләр якын арада берьюлы өч төрле вирус белән авыручылар саны да артырга мөмкин дип фаразлый. Тридемия дигәндә алар ковид, грипп һәм тагын берәр респиратор чир белән берьюлы авыруны күздә тота. Барысының да билгеләре, нигездә, охшаш, ә нәтиҗәләре шактый аяныч булырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Тридемия барыннан да бигрәк йөрәк кан тамырларына, үпкәгә «бәрүе» белән куркыныч.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Гәбделганиева сүзләренә караганда, бу чир барыннан да бигрәк иммунитеты какшаган кеше өчен куркыныч.

– Бүген, дөрестән дә, бик күп кенә респиратор авырулар баш калкыткан чор. Кеше аларның һәркайсы белән аерым-аерым гына да, берничә төрле вирус белән берьюлы да авырырга мөмкин. Монда бар да иммунитетның ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле. Әгәр дә кеше яңа гына авырып терелгән, иммунитеты какшаган икән, ул яңа вирусларга каршы тора алмаячак. Нәтиҗәдә кеше алдагысы белән чагыштырганда ныграк итеп чирләргә мөмкин, – ди табиб.

Диана Гәбделганиева сүзләренә караганда, быел грипп та алдагы елдагылар белән чагыштырганда мәкерлерәк. Грипп белән авырып терелүчеләр арасында йөрәге, үпкәсе зәгыйфьләнеп калучылар шактый икән.

– Вируслы чирләрдән саклану өчен прививка ясатудан да яхшысы юк. Кеше күп җыелган урыннарга битлек кимичә чыкмаска, кулларны-битләрне һәрчак юып торырга, урамнан кергәч, борын белән авызны яхшылап чайкатырга кирәк. Бүлмәләрне җилләтеп торырга да онытмагыз. ОРВИ белән авырган кеше белән аралашырга туры килсә, алда әйтелгән киңәшләрдән тыш, борынга дару тамызып куюның да артыгы булмас, – ди баш терапевт.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов сүзләренә караганда, берьюлы берничә вирус белән авыру – организм өчен икеләтә зур сынау. Шуңа күрә кеше аны аеруча авырдан уздыра. Андый чакта кешегә стационарда ук ятып дәваланырга туры килә.

– Бу очракта шунысын да белеп торырга кирәк: кеше төрле төркемгә кергән чирләр белән генә берьюлы авырый ала. Шуңа күрә, мисал өчен, ОРВИ һәм ковид белән берьюлы авыру мөмкин түгел, – ди белгеч. – Грипп белән авырып терелгәч тә: «Башка йокмас инде», – дип тынычланырга ярамый. Аның белән дә кайта-кайта авырырга мөмкин. Шуңа күрә грипп белән авырганда тулысынча терелеп бетмәгән килеш эшкә чыгарга ярамый.

Соңгы арада балалар арасында да авыручылар шактый. Казанның 10 нчы шәһәр балалар хастаханәсенең баш табибы Лилия Мөхәммәтгатова сүзләренә караганда, соңгы бер атна эчендә аларның саны кисәк арта башлаган. Кичәге көн исә аеруча рекорд куйган.

– Үткән атнада безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны акрынлап арта башлаган иде инде. Атна азагына авыручылар саны тагын да күбәйде. Дүшәмбе көнне безгә караган 34 участокның һәркайсына 20ләп мөрәҗәгать килде. Узган атна башында шундый 7–12ләп кенә кеше табиб чактырткан иде. Әле бу – көндезгә алынган саннар гына. Балаларның ни дәрәҗәдә авыруын шуннан чамалагыз инде, – ди табиб.

Авыру аяктан егучыларның күбесе – бакчага йөрүче, мәктәптә укучы балалар. Алар, нигездә, көчле ютәлдән зарлана, температурасы югары. Күбесенә ОРВИ, ОРЗ диагнозлары куелган. Грипп очраклары бармак белән генә санарлык.

 Балалар арасында авыручылар күп булса да, бу – сезонлы күренеш. Шуңа күрә ата-аналар хәвефләнмәсен иде. Баланың температурасы күтәрелсә, ул баш авыртудан зарлана икән, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. Чөнки бу салкын тию генә түгел, бик күп кенә башка авыртуларның да билгесе булырга мөмкин. Баланы үз белдеклегең белән дәваларга маташу куркыныч. Вируслы авырулардан саклану өчен исә коронавирус өйрәткән гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, – ди табиб.

 


Фикер өстәү