Ире янына барып кайткан Айгөл: «Очрашуга ике ай әзерләндем»

Яратсаң – барысын да эшлисең! Буада яшәүче Айгөл Афанасьева әнә шулай ди. Ул махсус хәрби операциядәге ире янына барып кайткан. Андагы хәлләрне үз күзем белән күрәсем килгән иде, ди ул.

– Өлешчә мобилизация башлануга иремә повестка килде. Ике балабыз бар. Бер дә җибәрәсем килмәсә дә, язмышыбыз белән килештем. Ватанны кем саклар, дидем. Башта ирем бер айга якын Казанда торды. Аның янына атна саен барып йөрдем. Киткәч тә, хәбәрләшеп тордык. Шалтыратуын өзелеп көтә идем, – дип искә ала Айгөл.

Айраты 7 айдан соң ялга кайта. Бик бәхетле ике атна вакыт тиз узып китә. Быелның сентябрендә икенче тапкыр ялга кайта ул.

– Аерылышу бик авыр булды. Каядыр эшкә китсә, әле башкача кабул итәр идең. Махсус хәрби операциядә булгач, күңел тынычлана алмый. Бер ел эчендә ул да, без дә үзгәрдек. Төрле чаклар була. Елыйм да инде, әмма бирешмәскә тырышам. Балаларны да шуңа өйрәтәм. Алга атлаганда, артка чигенергә ярамый, дим. Башкача максатыңа ирешеп булмаячак, – ди Айгөл. – Инде ир-ат эшләренә дә өйрәндем. Ватылганны төзәтәм, җимерелгәнне рәтләп куям. Ирсез яшәүнең никадәр кыен икәнен аңладым. Күңел дә тыныч түгел. Ирем элемтәгә чыкмаса, утта янам. Әле ярый, ирләребез хәлен белеп торырга махсус төркемебез бар.

Анда 35 кеше икән. Махсус хәрби операциядә бергә булган егетләрнең хатыннары, әниләре шунда языша. «Бер ел эчендә иң якын кешеләргә әйләндек», – ди Айгөл. Бар борчулары шунда аларның. Яшерми, югалтулар да бар. Андый чакта бер-берсенә терәк булырга ашыгалар. Әгәр берсе ире янына юлга кузгала икән, калганнар күчтәнәч җибәрә.

– Минем бик тә иремне барып күрәсем килде. Бу хакта ике ай хыялландым. Дөресрәге, ике ай буе кая гына язмадым, кем белән генә элемтәгә кермәдем. Башта автобуста китәсе идем. Аннан поездда бармакчы булдым. Соңыннан бер егетнең әнисе, машина белән барам, бездә урын бар, дип язды. Бик теләп аларга иярдем. Ирем алгы сызыкта булса да, командирлары белән сөйләштем. Шөкер, аңладылар. Бер тәүлек булса да, ирем белән бергә булдым. Мин килеп җиткәч, иремнең күзләрен күрсәгез иде. Шулкадәр балкыды алар. Бакчада әнисен көткән сабыймыни? Бик озак кочаклашып еладык, – ди Айгөл. – Күп итеп тәмле ризыклар алып бардым. Тозлаган яшелчәләр, салатлар да тутырдым, камыр да пешердем. Мантый сораган иде, анысын да күп итеп әзерләп алып бардым. Бик яратып ашадылар. Мин алар яшәгән йортларда булдым. Анда – башка тормыш. Аны күргәч, мондагысына мең мәртәбә шөкер итәсең. Андагы басулар шоп-шома. Аларга карагач, шомлы булып китә. Окопларда тычканнар күп. Ирем торган йортта да бар алар.

Ул Айраты турында бик яратып сөйли. Матур яшәгәннәр. Бер-берсенә авыр сүз әйтү, рәнҗетү булмаган. Тормышларына сөенеп, кадерле булып гомер иткәннәр.

– Яратуыбыз көчле. Безнең бит бер атнадан артык аерылышып торган юк иде. Әлеге хәлләр безне тагын бер кат сынады. Бер-беребезгә булган хисләр тагын да ныгыды. Ул да сагына, мин дә, балалар да. Инде икенче Яңа елны әтиләреннән башка үткәрәбез. Балалар тизрәк әтиләре кайтуны көтә, – ди Айгөл. – Иремнең акчасының яртысы үзенә китеп бара. Кирәк-ярак алып җибәрәм. Яртысын җыеп куям. Аның хыялы бар, кайткач, шуны тормышка ашырмакчы. Балалар белән үземә акчам җитә. Эшем бар, хезмәт хакы алам, зарланып булмый. Миңа иремнең бер тиене дә кирәкми. Үзе кирәк. Ул монда да начар хезмәт хакы алмады. Яныбызда булуын бернинди сумнар алыштырмый. Бер генә теләгебез: исән-имин яныбызга кайтса иде. Гомумән, һәркемнең газизе өенә исән-имин әйләнеп кайтсын!

Сүз уңаеннан, Айгөлгә иренең командиры Буа районы хакимияте җитәкчелегенә Рәхмәт хаты да биреп җибәрә. Анда мондый сүзләр бар: «Ефрейтор Айрат Афанасьев һәм сержант Александр Буркин хәрби бурычларын лаеклы үти, хезмәттәшләре өчен хәрби осталыкны арттыруда үрнәк һәм Ватанны ышанычлы саклыйлар».


Фикер өстәү