Риман Гыйлемханов: Табибның бу сүзләре бераз кәефне җибәрде, әмма үпкәмне сиздермәдем

Шифаханәләргә 72 яшь тулгач кына йөри башладым. Кайчак, күп нәрсә югалтканмын икән, дип тә уйлап куям.

Менә хәзер «Васильевский» дигәнендә ял итеп ятыш. Әлбәттә, хатыным белән. Минем яшьтәгеләрнең барысы да диярлек парлы монда, чөнки «Курортный роман» геройлары булу яшеннән уздык инде. Бер язучы дустым: «Курорт романнары хатын-кыз аягы белән языла», – дигән иде. Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлаган кеше аңлар. Хәзер төп таянычыбыз, мәхәббәтебез – үз хатыннарыбыз.

Килгән көнне үк җитәкләшеп табибка бардык. Ул безгә нинди дәвалар аласын  билгеләргә тиеш иде. Табиб кабинеты янында чират юк, хатын алдан керде, мин аңа иярдем. Табиб хатынга: «Проходите, садитесь», – диде дә, мине күргәч, монысы кем инде тагын, дигәндәй, аптырап калды. Нидер әйтмәкче дә иде бугай, әмма хатын: «Он со мной», – дигәч, авыз чите белән елмайгандай итте. «А-а вы с папашей приехали?» Табибның бу сүзләре бераз кәефне җибәрде, әлбәттә. Тапкан папаша! Таякка таянып, бераз бөкрәеп йөрим, кәнишне, димәк, «папаша» кебек күренүемә үзем гаепле. Ну, барыбер күзгә бәреп әйтмәскә иде инде. Күңелдән генә шуны уйладым, әмма үпкәмне табибка сиздермәдем. Минем тормыш принцибым шундый, әгәр нидер килеп чыкмый, эш бармый икән, гаепне иң элек үземнән эзлим. Кайчан нәрсә эшләп җиткермәдем, нинди хата җибәрдем икән, дип уйланам. Сезгә дә шундый ук киңәш бирәм.

Кыскасы, әйбәт ял иттек без, дөресрәге, дәваландык. Шифаханә ял йорты түгел шул, вакыт узды да китте. Нарат урманы эчендәге иң яхшы отельдә, аның люкс номерында рәхәтләнеп иҗат белән шөгыльләнермен, әллә ниләр язармын кебек иде, тик барып чыкмады.

Без монда Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге лауреаты, университеттагы сабакташым, тулай торактагы бүлмәдәшем Зиннур Мансуров белән килдек. Әлбәттә, ул да хатыны Роза белән. «Берәр нәрсә яза алдыңмы?» – дип Зиннурдан көн саен  сораштырып тордым. Ә ул көн саен: «Әллә ни язып булмады шул», – дип әйтә килде. Һәм беркөнне СССР вакытында илдә язучылар өчен дистәдән артык иҗат йорты булуын сагынып искә алды. Ә хәзер андый йортлар юк. Ни өчен бетте алар? Зиннур әйтә: «Элек әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте идеологиягә хезмәт итте, ә хәзер тәгаен генә идеология юк», – диде.

Алда «коммунизм кыры» күренми шул хәзер. Соңгы берничә ел эчендә кыйблабыз, бишектәге бала кебек, бишкә төрләнде. Совет чоры идеологиясен күпме генә тәнкыйтьләсәк тә, аның уңай яклары да шактый иде. Идеологиягә хезмәт иткән шул ук язучыларга менә дигән шартлар да тудырылды. Каләм әһелләре идеология фронтының алгы сызыгында булып, язучы сүзе бик кадерле, әһәмиятле саналды. Хәтта, Зиннур дустым әйтмешли, әдәбият дәүләт идеологиясенең бер өлешен тәшкил итте һәм дәүләт, үз чиратында, язучы хезмәтен зурлады, аңа югары бәя бирде. Язучылар өчен төзелгән иҗат йортларында аерым бер мохит барлыкка килде. Өлкән буын язучылары илнең төрле почмакларыннан җыелган каләмдәшләре белән бергә үзләре үк оештырган иҗат кичәләрендә әдәбият турында кыза-кыза бәхәсләшүләрен, ярыша-ярыша үз шигырьләрен укуларын бүген дә сагынып искә алалар. Иң яхшы, иң күләмле әсәрләребез шул иҗат йортларында язылды, диләр. Үткәннең яхшы якларын сагынып сөйләргә генә калмасын иде ул.

Шунысы кызык: әдәбиятыбызның алтын фондына кергән әсәрләрнең күбесе «цензуралы» совет чорында язылган, классикларыбыз да – нигездә, совет чоры кешеләре. Бүген бездә «татар әдәбияты атасы» саналырлык шәхесләр бармы? «Папаша» исемен күтәреп йөрткән Риман бу сорауга җавап бирми, дөресрәге, бирергә теләми. Аның максаты кеше күңелен бер кытыклап алу гына иде һәм сөйләшүнең дәвамы булыр дип ышана.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү