Украина президенты Владимир Зеленский Россия белән сөйләшүләр башлау тәкъдимнәре турында белә. Бу хакта ул LCI француз телеканалына интервьюда әйтте.
«Мин беләм, кайбер кешеләр аның белән [Россия президенты Владимир Путин] сөйләшүләр өстәле артына утырырга тәкъдим итә, тик мин нәрсә турында килешергә кирәк икәнлеген белмим», — диде Украина президенты (24 канал буенча цитата).