Фәрит Мөхәммәтшин «Ел инженеры» бәйгесенең җиңүчеләрен котлады

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында «Ел инженеры» III республика бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Парламент башлыгы әйтүенчә, быел бәйге көндәшлекнең көчәюе, санкцияләр басымы шартларында узса да, асылда барлык тармакларны колачлауга ирешкән. Анда республиканың төп вузлары һәм предприятиеләреннән талантлы яшь, шулай ук тәҗрибәле инженерлар катнашкан.

– Казанышларыгыз төп предприятиеләр һәм инженерлар әзерләүче вузлар белгечләре тарафыннан югары бәяләнде. Оешмаларыгызның җитештерү мөмкинлекләрен үстерүгә, көндәшлеккә сәләтен көчәйтүгә лаеклы өлеш кертәсегезгә ышанам, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Республика оешмалары һәм предприятиеләренең халыкта ихтыяҗ зур булган продукциясе артында инженерлар тора. Әлеге һөнәр нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәләрендә зур казанышларга ирешергә ярдәм итә.
«Ел инженеры» республика бәйгесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән гамәлгә куелган. Быел бәйге 3 категория буенча үткәрелгән: инженерлык белгечлекләре буенча белем алучы студентлар өчен – «Булачак инженерлар»; предприятиеләрдә эшләүче 35 яшькә кадәрге инженерлар өчен – «Яшьлек, уңыш, перспектива»; 35 яшьтән өлкәнрәк инженерлар өчен – «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык».


Фикер өстәү