Декабрь яңгырлары тагын кабатланмасмы?

Кышын коеп яңгыр ява, юллар тулысы белән зур бер шугалакны хәтерләтә. Көчле җил һәм ябышкак кар аркасында ут сүнгән авыллар да бар. Белгечләр фаразына караганда, алдагы көннәрдә дә һава торышы көйсез булачак.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтүенчә, кышын мондый яңгырлар һава температурасының югары торуы аркасында ява.

– Бүген һаваның уртача температурасы –9, ә 23 декабрьдә –10 булырга тиеш. Без аны «Николай суыклары» дип йөртәбез. Ә чынлыкта ул бит юк. Бу атнаның беренче яртысында Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, –8… –9 градус салкын булачак. Ләкин ул нибары ике-өч көн генә дәвам итәчәк. Пәнҗешәмбедән кабаттан җылыта башлаячак. Ялларда кабат яңгырлар явачак. Шул рәвешле Көнбатыштан килгән циклон җылы һәм явым-төшем алып киләчәк, – диде ул.

Юрий Переведенцев әйтүенчә, декабрьдә явым-төшем үз нормасын үтәгән инде. Унтугыз көн эчендә җиргә 58 мм явым-төшем яткан. Ялларда гына да 22 мм яңгыр яуган.

– Бу атнада да җомгадан алып якшәмбегә кадәр шундый ук һава торышы көтелә. Яңгыр, җепшек кар явачак, юлларда бозлавык сакланачак. Быелгы декабрьдә һава торышы бик тотрыксыз, чөнки җылы циклоннар килә, – диде синоптик.

Синоптиклар, декабрь җылы һәм явым-төшемсез булачак, дип фаразлаган иде. Ләкин соңгысы буенча кышның беренче ае үз нормасын тутырып кына калмыйча, арттырып ук үтәде. Декабрьнең климатик нормасы –8,5… –9 градус булырга тиеш, ди синоптиклар. Ләкин күреп торабыз: быел җылы көннәр күбрәк.

– Кышын коеп яуган яңгыр – аномаль күренеш, – ди Юрий Переведенцев. – Быел һава торышының уртача тәүлеклек температурасы югары. Шул рәвешле без декабрь буена шугалакка каршы көрәшергә мәҗбүр. Кызганыч, алдагы көннәрдә дә бу шулай булачак. Һава басымы да бик нык уйный, шуңа күрә сәламәтлеккә дә тискәре йогынтысы булырга мөмкин.

Бу көннәрдә уҗым культураларына да сыналырга туры килә. Чүпрәле районында яшәүче агроном Илдар Усманов әйтүенчә, мондый боз катламнары көзге культуралар өчен бер яктан яхшы булса, икенче яктан куркыныч тудыра.

– Ноябрь ахырында яуган бозлы яңгыр районны утсыз калдырган иде. Бик куркыныч, авыр вазгыять булды, – диде ул. – Бу ялларда да көне буе яңгыр яуды. Уҗымнарга килгәндә, әгәр тишелеп чыккан культуралар өстендә җиңел, «коры» кар яткан икән, яңгыр явып, ул аны дымландыра гына. Бу яхшыга. Тик кайбер кырларда кар ятмаган була. Менә андыйлар өчен яңгырлар, боз катламнары бик куркыныч. Мондый вакытта үсемлекләр тончыгып әрәм булырга мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен, без ноябрь ахырындагы галәмәтләрдән соң трактор белән бозларны ватып йөрдек.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга, бик кирәк булмаганда, озын сәфәрләргә чыкмаска киңәш итә. Ярдәм сорап, 8(843)5333888 телефоны буенча Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясенә, яки 8(843)2919191 телефоны буенча Татарстанның Транспорт һәм юл хезмәте министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга мөмкин.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү