Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узып баручы ел җиңел булмады, ил җитди каршылыклар белән очрашты. «Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин тирәсендә тупланып, без авырлыкларны бергә җиңеп чыгабыз, туган Татарстан һәм илебез өчен нәтиҗәле эшләвебезне дәвам итәбез», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, республика предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар, шулай ук күп кенә татарстанлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм оештыруда актив катнаша. «Без бу яхшы эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтле. Бүген бу залда катнашучы Россия Федерациясе Геройлары Марат Равил улы Алыков һәм Рафик Рәшит улы Ихсанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Борисович Богуславский, предприятие һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр, меценатлар һәм волонтерлар адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырый. Сез – барыгыз да патриотизм һәм гуманизмның ачык мисалы!» – Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре лауреатларына мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә һәм Россия төбәкләре арасында лидерлык позициясен саклый: «Бүген без шулай ук республика үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатын арттыруга мөһим өлеш кертә торган сәнәгать, бизнес һәм социаль өлкә вәкилләрен хөрмәтлибез».

Рөстәм Миңнеханов фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә, шул исәптән дирижер Анатолий Шутиковка, шагыйрь Газинур Моратка, артистка Гөлшат Шәрәповага аерым рәхмәт белдерде. «Әлбәттә, сезнең талантыгызны һәм осталыгыгызны иң яхшы дәлиле — татарстанлыларны ярату һәм тану», – диде Татарстан Президенты.

Ул киләсе ел республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителүен искәртте. «Татарстанның бай тарихи-мәдәни мирасы, милли традицияләре бар. Безнең кунакчыл республикада төрле милләт вәкилләре тату һәм дус яши. Хакимият органнарының, киң җәмәгатьчелекнең һәм бизнес-җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы белән киләсе ел яхшы эшләр һәм уңай нәтиҗәләр белән баетылыр, дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү