Яшьләр һәм тугрылык: икесен ничек берләштерергә?

Бүгенге яшьләр өчен ватанпәрвәрлек кайдан башлана? «Волга» эксперт клубының чираттагы утырышында әнә шул сорауга җавап эзләделәр. Очрашуда шулай ук дәүләт һәм яшьләр сәясәте турында сөйләштеләр.

Фикер алышуда катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, яшьләр сәясәте түрәләрнең хисап кәгазьләрендә генә яшеренеп калмыйча, турыдан-туры яшь буынга кагылырга тиеш. Бу юнәлештә шактый эш алып барыла.

– Вазгыятьне аңлау өчен Татарстанда да, ил күләмендә дә социаль тикшеренүләр үткәрелә. Аның нәтиҗәләре дәүләт яшьләр сәясәте юнәлешендә нәрсәләр эшләргә тиеш икәнен ачыкларга ярдәм итә. Яшьләр өчен ватанпәрвәрлек ул – үз илеңә, яшәгән төбәгеңә, гаиләңә файдалы булу теләге, – диде Ләйлә Фазлыева.

Яшьләр сәясәтенең өлкән буынны да читләтеп узмавын әйтте вице-премьер. Шуңа күрә әлеге мәсьәләдә һәркемнең фикерен ишетү мөһим. «Мондый очрашулар бик кирәк. Чөнки җәмәгатьчелектә төрле сораулар туа һәм алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табарга тырыша. Эксперт клубы утырышы кысасында күтәрелгән сорауларның барысы да «көн кадагы»нда тора», – диде танылган илкүләм сәясәтче Александр Асафов.

Чарада яшьләр сәясәтенә бәйле төрле фикерләр яңгырады. Утырышта армиядә хезмәт итүнең әһәмияте, махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә яшьләрне берләштерү, яңа оешкан Бөтенроссия балалар һәм яшьләр илкүләм хәрәкәте турында да сөйләштеләр.

Андрей Большаков, Казан (Идел буе) федераль университеты Социаль-философия фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы җитәкчесе:

– 2022 елда илдә чыннан да җәмәгатьчелекнең берләшүе күзәтелә. Быелның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин сәясәтен хуплаучылар күрсәткече 77–78 процентка җиткән. Бу бигрәк тә «өлешчә мобилизация» тәмамланганнан соң сизелә башлады. Халык мобилизациягә китүчеләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү, волонтерлык отрядлары оештыру кебек илкүләм бурычлар тирәсендә берләште. Татарстан да искәрмә түгел. Бу уңайдан кызыклы бер мисал: махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле республикада татар эстрадасы вәкилләренең берсе дә чит илгә чыгып китмәде. Халыкны берләштерүнең төп асылы гаилә, тел, мәдәният кебек кыйммәтләргә бәйле.

Зилә Вәлиева, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе:

– Узып баручы елда иҗтимагый хезмәттәшлек, гуманитар ярдәмнең роле артты. Татарстанда волонтерлык хәрәкәтләре, коммерцияле булмаган оешмалар таяныч булырлык көчкә әйләнде. Бүген республикада 5 меңнән артык иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешма бар. Алар күпсанлы социаль һәм гуманитар акцияләр оештыра. Һәркайсының эше аерым шәхесләргә бәйле. Мәсәлән, Украинада йортсыз, ашсыз калганнарга ярдәм кулы сузган Чаллы пешекчесе Рөстәм Гатинны гына алыйк. Бу ел әнә шундый кешеләрнең үрнәге белән истә калачак.


Фикер өстәү