Владимир Путин 2024 елда Казанда “Киләчәк уеннары”н үткәрү турында указга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елда Казанда “Киләчәк уеннары” халыкара мультиспорт турнирын үткәрү турында указны имзалаган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында басылып чыккан.

Ил Хөкүмәтенә оештыру комитеты булдырырга, Татарстан хакимиятләре катнашында турнирны әзерләүгә юнәлдерелгән чаралар эшләргә кушылган.

Оештыру комитеты бер ай эчендә ярышларны әзерләү буенча төп чараларны эшләп расларга һәм гадәттәге спорт төрләре белән цифрлы технологияләрне берләштергән турнирның төп чаралары планын расларга тиеш.

Чара федераль бюджет һәм башка чыганаклар средстволары хисабына үткәреләчәк. Шул ук вакытта документта Татарстан Министрлар Кабинетына да республика бюджетыннан бу максатка чыгымнарны финанслау буенча чаралар күрү тәкъдим ителгән.


Фикер өстәү