ШАЯН ТЕСТ: Акча ягы ничек булыр? Тикшереп карагыз

Яңа ел төнендә Курантлар сукканда, күпләребез хыял түрләрендәге теләкләренең чынга ашуын тели. Алар исемлегендә беренче урынга сәламәтлек чыкса, икенчесе, әлбәттә, финанс хәленә бәйле. Бәхет акчада түгел, дисәләр дә, ул булса, яшәү күпкә күңелле. Шуны истә тотып, «1000 советов» журналыннан гади генә тест тәкъдим итәбез. Кызык өчен генә тикшереп карагыз әле.

Шушы чыршыларның берсен сайлап алсагыз, киләсе елда матди хәлегезнең ниндирәк булачагын белерсез

Үзегез сайлаган чыршыга сугылган тәртип номерына карап, аның нәрсәләр вәгъдә иткәнен укыгыз.

  1. Көтмәгәндә акча ишелеп керер. Мирас, зур күләмдә премия яки хәтта лотерея отышы булырга мөмкин бу.
  2. Финанс мәсьәләсендә барысы да көйле генә барыр. Иң мөһиме – зур процентларга өметләнеп, акчаны каядыр урнаштырудан сак булыгыз.
  3. Акча табу өчен җиң сызганып эшләргә туры килер. Әмма хезмәтегез югары бәяләнер.
  4. Матди хәлегез яхшырыр. Өстәмә акча эшләү чыганагы табылыр яки карьера баскычыннан югарырак күтәрелү мөмкинлеге килеп чыгар.
  5. Акчагыз сәяхәтләргә дә, башкасына да җитәр! Матди өлкәгә бәйле барлык хыялларыгыз тормышка ашар.
  6. Кыйммәтле әйберләр сатып алуны кичектереп тору хәерле. Кыскасы, акчаны кысыбрак тоту кирәк булыр.
  7. Акчаны юкка исраф итмәскә тырышыгыз! Әмма бик шәп матди мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмагыз.
  8. Мошенниклардан сак булыгыз, финанс хәлегезне какшатырга мөмкиннәр. Бигрәк тә – елның беренче яртысында.
  9. Бу елда барысы да шома, көйле барыр. Зур чыгымнар көтелми. Акчага интекмичә, рәхәтләнеп яшәрсез.
  10. Акча җыярга өйрәнерсез һәм кыйммәтле зур әйбер сатып алырсыз.
  11. Акчага бәйле бернинди кыенлык кичермәссез. Күңелегез нәрсә тели, шуны сатып алу өчен мөмкинлекләрегез чиктән ашар.
  12. Озакламый акчалы өстәмә эш тәкъдим итәрләр. Үз эшегезне уңышлы башлап җибәрүегез дә бар. Тегесе дә, монысы да бик зур муллыкка китерер.

Фикер өстәү