Казан кунакханәләрдә дә «урак өсте» көтелә

Яңа ел каникулы чорында Татарстанга 170–180 мең чамасы туристның килүе күздә тотыла. Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, быел сәяхәтчеләр саны узган елдагыга караганда 10–11 процентка күбрәк булачак.

Кунакханәләрдә дә «урак өсте» көтелә: озын ялларның күпчелек көннәрендә урыннар 95–97 процентка броньланган. Ә узган елда Яңа ел бәйрәмнәрендә бездә 140 мең кунак булып киткән икән. 2–9 гыйнвар көннәрендә кунакханәләр 90 процентка тулы булган.

Кыш бабайның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы резиденциясенә сәяхәт    республикада яшәүчеләр, шулай ук сәяхәтчеләр күңеленә бик хуш килә. Узган елда бәйрәм көннәрендә анда 3000 кеше булып киткән.

Сергей Иванов сүзләренә караганда, туристларның рекордлы санда көтелүе Европа илләренә юлның ябылуына да бәйле.


Фикер өстәү