Өйдә генә утырмаска! Министрлар халыкка Яңа ел яллары алдыннан шундый киңәш бирде

 Моның өчен шартларын да тудыралар, кәефкә һәм кесәгә карап сайлау мөмкинлеге дә бирәләр. Яңа ел каникулы чорында Татарстанның шәһәр һәм районнары ничек бәйрәм итәчәк?

Ял итеп укыйлар

Сер түгел, Яңа елны зарыгып көтүчеләр – балалар. Алар өчен ял да сәгать уклары кушылганнан иртәрәк башлана бит. Каникул 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

– Каникулны без игълан иткәч, нәрсәләр оештырылачагын да без әйтергә тиеш, – дип, алда көтелгән чаралар турында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Иң элек министр куркынычсызлык мәсьәләсенә тукталды. Яңа ел ялларында моңа аерым игътибар бирү сорала. Мәктәп җыелышларында ата-аналарга җаваплылык, балалар сәламәтлеге һәм куркынычсызлыгы турында искә төшерәләр.

Чараларга килгәндә, алары да төрле юнәлештә оештырылачак. Балалар, ял итү белән беррәттән, белемнәрен, физик мөмкинлекләрен, сәләтләрен сынарга да өлгерәчәк. Лагерьларда профильле сменалар, белем олимпиадаларының йомгаклау этаплары, бәйгеләр көтелә. Кыскасы, балалар тик ятмаячак.

– Кышкы каникул чорында мәктәп балалары өчен 45 районда 2500дән артык бәйрәм чаралары оештыру күздә тотыла, – диде министр.

Мәктәп яны лагерьлары исә 28 декабрьдән эшли башлаячак һәм 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Республиканың 10 районында ачылачак 93 мәктәп яны лагере 3148 баланы колачлаячак. Илсур Һадиуллин, балалар күңелле итеп ял да итәчәк, белемнәрен дә арттырачак, дип ышандырды. Ата-аналарның лагерьларга взносы 196 сум 63 тиенне тәшкил итәчәк.

Ел саен республикада Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә авыр тормыш хәлендә калган, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган 18 яшькә кадәрге балаларга, махсус учреждениеләрдә укучы балаларга республика бюджеты хисабыннан Яңа ел бүләкләре тапшырыла. Быел 14876 мең бала шундый Яңа ел бүләге алачак. Бер күчтәнәчнең бәясе якынча 800 сумны тәшкил итә.

Чыршы, тәмле күчтәнәч һәм могҗиза

Гадәттәгечә, иң актив, сәләтле балаларны Президент чыршысында көтәләр. Быел ул 25 декабрьдә узачак. Бу юлы гаилә, могҗизага ышану, рухи кыйммәтләр турында тамаша көтелә. Чыршы бәйрәменең үзенчәлекләре турында Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов сөйләде.

– «Татнефть Арена» боз сараенда традицион республикакүләм Чыршы бәйрәме узачак. Бәйрәмгә 8,5 меңләп бала чакырулы. Алар арасында авыр тормыш хәлендә калган, сәламәтлеге чикләнгән, ятимнәр, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар. Чыршы бәйрәменә спортта, мәктәп тормышында активлык күрсәткән, сәләтле балалар да килә. Шул исәптән быел мобилизацияләнүчеләрнең балаларын да кунакка көтәбез, 2 мең бала чакырулы, – диде министр. – Тамаша да гаилә традицияләре һәм мәңгелек кыйммәтләр турында булачак. Традиция буенча, балаларны котларга Татарстан Президенты да киләчәк. Чара 11.30 сәгатьтә башлана. Бәйрәмгә килүчеләрне тәмле күчтәнәч һәм йомшак уенчык көтә.

Тимур Сөләйманов балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары эшчәнлегенә дә тукталды. Кышкы каникул чорында Татарстанның 21 районында урнашкан 64 сәламәтләндерү оешмасында 4,2 меңнән артык бала ял итәчәк. «Моннан тыш, 28 декабрьдән Кырымда «Ак Барс» исемле яңа лагерьда смена оештырылачак. Анда ел дәвамында үзләрен актив итеп күрсәткән зур яшьләр берләшмәләре студентлары һәм лидерлары ял итәчәк», – диде министр.

Эчтә дә, тышта да – бәйрәм

Балалар ялы аңлашылды. Ә зурларга нишләргә? Гомумән, гаилә белән ял итү өчен кая барырга була? Башкала мэриясе һәм Мәдәният министрлыгы бу сорауга җавапны белә.

Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сүзләренчә, шәһәрдә 170ләп чара оештырылачак. Бу әле ачык һавадагылары гына. Моннан тыш мәдәният, яшьләр сәясәте һәм белем бирү оешмаларында 400ләп чара оештыру ниятләнә.

Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында чыршы утлары да кабына башлады. Ә төп чыршы – «Казан» гаилә үзәге янындагысы инде бүгеннән үк якты утлары белән сөендерергә әзер.

Бездән киңәш тә шул: шәһәр мэриясе оештырачак чаралар исемлеге бик зур. Берсен дә игътибарсыз калдырмыйм, дисәгез, яңалыкларны рәсми сайттан күзәтеп барыгыз. Остаханәләр, Кыш бабайлы тамашалар, концерт, фестивальләр – Казан гөрләтәчәк әле!

Мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, бәйрәм программасы төрле булачак. Министрлык хезмәткәрләре гаилә белән ял итә алырдай чараларга басым ясаган. Әйтик, музейларда, музей-тыюлыкларда – 100дән артык, театрларда – 200ләп, филармониядә шулай ук 100ләп чара булачак. Сүз уңаеннан, кышкы каникул чорында ташлама-акцияләрдән дә файдаланырга була. Моңа өстәп цирк, урам, парклардагы тамашаларны да исәпкә алырга кирәк.

Ирада Әюпова әйтүенчә, Казан Кремле территориясендә дә Яңа ел чыршысы утлары кабыначак. 22 декабрьдә беренчеләрдән булып чыршыга республикадан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрендә тәрбияләнүчеләрнең башлангыч сыйныфта укучы балалары соклана алачак. Берничә көн эчендә 2,2 меңләп бала килер дип көтелә.

Мәдәният министры халыкны өйдә утырмаска, ялларны йоклап, ашап, телевизор карап кына уздырмаска өндәде. Юкка тырышмыйлар бит инде. Оештыручылар әйтмешли, кесәгә дә, кәефкә дә ярарлык чараларны һәркем таба алачак.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү