Чит илдән торып эшләүне тыярга җыеналар

Кайбер белгечлекләр буенча чит илдән торып эшләүне тыю турында закон проекты шушы көннәрдә Хөкүмәт каравына юлланачак. Шуннан соң документ Дәүләт Думасына кертеләчәк. Министрлар Кабинеты исә чит илләрдән дистанцияле эшләү тыелган белгечлекләрнең конкрет исемлеген билгеләргә тиеш, дип яза РБК.

Шул сәбәпле Россия Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертеләчәк. Яңалык оборона, иминлек системасын тәэмин итү, финанс секторында һәм башка өлкәләрдә эшләүче белгечләргә кагылырга мөмкин. «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев әйтүенчә, бу кемнәрнедер кысуны күздә тоткан закон түгел. Биредә сүз халык иминлеге турында бара. Закон проектын сенатор Андрей Клишас тәкъдим иткән.

Узган атнада Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында IT компанияләр хезмәткәрләренә чит илдән торып эшләүне тыюга каршы чыкканнар.


Фикер өстәү