Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына юридик ярдәм күрсәтелә

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына республикада бушлай юридик ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар тиешле закон проектын хуплаган.

Документта, аерым алганда, мобилизацияләнүчеләрне, контракт буенча үз ихтыяры белән хезмәт итүчеләрне бушлай юридик ярдәм алуга хокуклылар исемлегенә кертү тәкъдим ителә. Бу хокук аларның ата-аналары, хатыннары, балаларына да кагылачак.


Фикер өстәү