Рөстәм Миңнеханов Макеевкага һөҗүм вакытында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Макеевкага һөҗүм вакытында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Алар үз Ватанының лаеклы уллары иде. Аларның һәркайсы үз бурычын батырларча башкарды — илне, гражданнарыбызның гомерен һәм тынычлыгын саклады. Татарстан һәлак булган хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары белән бергә кайгыра. Безнең өчен алар мәңгегә Герой булып калачак», дигән Президент кайгы уртаклашу текстында.

2 гыйнварда Макеевкада Россия гаскәрләренең вакытлы дислокациясе урынына Яңа ел төнендә ракета һөҗүмен  Россия Оборона  министрлыгы раслады. Анда 89 хәрбинең гомере өзелде.


Фикер өстәү