Татарстанда былтыр “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыруга 3 миллиард сумга якын акча тотылган

Узган ел әлеге юнәлешкә 2,8 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Шуның 2,3 миллиард сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелсә, калганы – республика казнасыннан.

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгенә сылтама белән “Татар-Информ” хәбәр итә. “Аерым алганда, ремонт һәм төзекләндерү эшләренә — 2,4 миллиард сум, җиһазлар сатып алуга — 383 миллион сум, авылга эшкә кайткан укытучыларга бердәм түләүгә — 10 миллион сум бүлеп бирелде”, — диелгән хәбәрдә. “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру барышында 117 авыл мәктәбенең һәм сәламәтлеге чикләнгән балалар белем алучы ике уку йортының материаль-техник базасы яңартылган. Моннан тыш, 46 мәктәп һәм 6 техникумга компьютер җиһазлары сатып алганнар. Республиканың Апас һәм Баулы районнарындагы ике мәктәптә спортзал яңартылган.


Фикер өстәү