«Башкаларның милкенә кул сузган кешенең саваплары ул хакына кергән кешеләргә биреләчәк»

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Заман ахырында кеше аз акчага да динен сатар. Шул вакытсыз кыямәт көне килмәс. Кеше иртән мөселман булып уяныр, кичен кяфер булып йокларга ятар», – дигән. Золым арты золым ишәйгән заманда караклык, урлашу, акча өчен сатылу дигәне дә ешая. Әлеге күренеш турында ислам динендә ни диелә? Караклык юлына басканнарга җәза бармы? Кеше өлешенә керү нәрсәсе белән куркыныч?

Сораулар белән «Рәхмәтулла» мәчетеннән Рөстәм хәзрәт Ясәвиевкә мөрәҗәгать иттек.

Караклык турында диндә ни диелә?

Караклык, угрылык хәрам санала һәм зур гөнаһлар рәтенә керә. Аллаһы Тәгалә «Ән-Ниса» сүрәсенең 29 нчы аятендә әйтә: «Малыгызны гаделсезлек, хаксызлык белән җыймагыз», – ди. Мөселман кеше сәүдә кылса да, килешү төзесә дә – барысында да гадел булырга тиеш. Кешенекен талап, урлап үзләштерү тыела.

– Бу юлга басканнарга нинди җәза бар?

Бу җәзаны бөтен кеше ишетеп беләдер. Кайбер илләрдә, әйтик, Әфганстан, Согуд Гарәбстанында угрының кулын кисәләр. Беренче тапкыр урлаган өчен бу. Галимнәр арасында фикер каршылыгы бар: бу җәза теләсә нинди мал-мөлкәтне урлаган өченме, әллә аерым күләме булган очракта кулланыламы? Әбү-Хәнифә мәзхәбендә урланган мал күләме 10 дирһәм булса, җәза бирелә, дип әйтелә.

– Урлашу, караклык очраклары пәйгамбәребез (с.г.в.) чорында да шулай күп булганмы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында мондый күренешләр булган, тик күп түгел. Кулны кисү очраклары да юк түгел.

Бер кызыклы мисал бар. Әгәр дә ач кеше туклану өчен үсеп утыра торган агачтан җимешләр җыя икән, бу  караклык гөнаһына керми. Әгәр дә итәгенә җыйса, хәрам була. Ачтан үлмәс, җанын саклап калу өчен, кеше агачыннан берникадәр нидер алу рөхсәт бирелә.

– Кызганыч, мәчет милкенә кул сузу очраклары да бар. Сәдака тартмаларын да урлап чыгып китәләр бит…

– Кайвакытта шундый «гастролер»лар йөри. Бер елны караклар хәтта «Болгар» мәчетенең сакчысын да үтерделәр. Хәерле юл түгел инде бу. Шайтан барыбер үзенекен итә. Аңа ияреп, бер зур гөнаһтан икенчесенә күчү бер дә авыр түгел. Шуңа да Татарстандагы мәчетләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү нияте белән күзәтү камералары куела да.

– Кайберәүләр турында: «Акчага чукынган», ягъни табынган, диләр. Кешене моннан биздереп буламы? Ни өчен алар акча өчен иманын да сатарга әзер?

– Әйе, акчага табынган кешеләр була. Шайтан дөнья малын зиннәт итеп, бизәк итеп күрсәтә. Кайбер очракта, кызганыч, күп кешеләрнең мал-мөлкәте кесәдә генә калмый, йөрәккә дә үтеп керә. Анда кергәч, бер чиргә әйләнә. Мал-мөлкәтнең кеше йөрәгендә чир булуына ата-ана тәрбиясе дә сәбәпчедер. Чөнки бала нәрсә сораса да, алып бирәләр, «ярамый» диюче юк, монысы хәләл, монысы хәрам дип тәрбия биргән әти-әниләр күп түгел. Балалар бүтән баланың уенчыгын алып керсә дә, әллә ни әһәмият бирми. Вакыт уза, бу уенчыклар да арта, кеше малына кызыгу да дәвам итә бит. Гаилә эчендә бер бала икенчесенә кызыгып үссә, зурайгач, туганының мал-мөлкәтенә кул сузарга тырыша. Кайбер очракта ата-аналар мирас бүлгәндә дә дөрес эшләми. Бер баланың хакы бөтенләй югала, яраткан бер баласына барысын да күчереп куялар. Шул рәвешле Кыямәттә үзләренә җәза әзерлиләр. Мал тигез һәм гадел бүленергә тиеш.

Акчага табынудан биздерү өчен дини тәрбия кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәр бала фитри иман белән килә», – ди. Фәкать ата-ана тәрбиясеннән соң гына бер төрле балалары – яһүди, икенчеләре – христиан, өченчеләре  мәҗүси яисә мөселман булыр.

Бөтен нәрсә тәрбиядән тора. Тәрбия кылганда да сүз белән түгел, гамәл белән күрсәтергә кирәк. Баланың күңелендә ата-ананың гамәле истә кала.

Кеше малына кызыкмас өчен, үзеңнекенә шөкер итәргә кирәк. Шөкер иткәч, бәрәкәте арта. Бәрәкәте арткач, димәк, аз гына мал-мөлкәтнең дә күп файдасы булыр. Аллаһы Тәгалә аны киләчәктә тагын да ишәйтә. Аның артуы да теләсә нинди шик-шөбһәле мал белән керми, иминлек-тынычлык белән килә.

– Хезмәт хакын тулы күләмдә биреп бетермәү, берәр нинди эш өчен вәгъдә ителгән сумманы тулысынча түләмәү дә караклык түгелме?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кыямәт көне алдыннан әманәт бетәр», – ди. Ягъни ышанычлы кешеләр саны кимер. Ышанычлы булу – теләсә кайсы алыш-бирешнең нигезе. Шуңа күрә эшләтүче һәм эшләүче арасында ничек  килешенгән булса, шул кадәр акча тиешле. Эшләтүче кеше нинди кимчелекләр китерсә, эшләүче шуларны төзәтергә тиеш. Гаеп ике яклы була ала.

Хуҗа кеше шуны аңларга тиеш: аның кул астында эшләүчеләрнең дә гаиләләре бар, алар тырышкан, ышанган, үз вазыйфаларын башкарган. Бу вазыйфа өчен алар да акча алырга тиеш. Югыйсә золым кылынган була һәм залим кеше кыямәттә үзенең бөтен нәрсәсен башкаларга биреп бетерергә мөмкин.  Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сез мөфлис (бөлгенлеккә төшкән кеше, банкрот) турында беләсезме? Кыямәт көнендә чыннан да зыян күргән кеше булып, җирдә үз вазыйфасын башкарып, намаз укып, ураза тотып, зәкят түләп, әмма башкаларны сүгеп, кешеләргә яла ягып, ялган сөйләп, башкаларның милкенә кул сузып, хакларын үтәми яшәгән адәм торачак. Бу кешенең кылган изгелекләренең, укыган намазларының саваплары алыначак һәм ул хакына кергән кешеләргә биреләчәк. Ул җирдә кылган гыйбадәтләрнең бер савабы, бер яхшылыгы да калмаячак. Моннан тыш, ул хакларына кергән, сүккән, яла яккан, алдалаган, малына кул сузган кешеләрнең гөнаһлары аңа язылачак. Менә ул – чын мөфлис, зыян күрүче», – ди.

– Белә торып кеше өлешенә кергән өчен җавап тотасымы?

– Аның өчен җәза зур, билгеле. Шундый күренеш бар: мөселман таксистлар берәр кеше машинада нидер онытып калдырса, аны иясенә кайтарып бирә. Тәрбияләре шундый, ислам нигезләрен беләләр чөнки. Әти-әниләре: «Кеше әйберенә тия күрмә», – дип үстергәннәр. Татар авылларында да шулай тәрбиялиләр иде балаларны. Дин әле булмаган чорда да. Халкыбыз тәрбияле булган. Ялгыш кемнеңдер ризыгы, мал-мөлкәте кулга керсә дә, аны кайтарырга кирәк, билгеле.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү