Бушлай укыту программасы 2023 һәм 2024 елларга озайтылды

«Мәшгульлеккә – теләктәшлек» программасы буенча гражданнарны бушлай укыту 2023 һәм 2024 елларда да гамәлдә булачак. Нәтиҗәдә 242 мең кешенең яңа һөнәр алырга яки әзерлек курслары үтәргә мөмкинлеге булачак.

Бушлай кем укый ала?

1. Мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр

2. Эштән китәргә мәҗбүр ителү куркынычы булган хезмәткәрләр

3. 50 яшьтән өлкәнрәк һәм пенсиягә чыгар вакыты җиткән гражданнар

4. Балаларына өч яшь тулганчы декрет ялында утыручы хатын-кызлар

5. Мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшсез әниләр

6. Украина, ДНР, ЛНР гражданнары һәм шул ук территорияләрдән Россиядә вакытлычы яшәп торырга хокукы булган затлар;

Шулай ук 35 яшькә кадәрге яшь кешеләр:

1.Белгечлек буенча эш булмаса, вуз һәм көллиятләрнең соңгы курсларында укучылар

2.Укуны һәм хәрби хезмәтне тәмамлаганнан соң 4 ай буена эшкә урнаша алмаучылар

3.Һөнәри һәм югары белеме булмаучылар.

Нинди һөнәр алырга мөмкин?

Исемлектә төрле юнәлешләр буенча 24 меңнән артык уку-укыту программасы бар. Мәсәлән, интернет-маркетолог, бухгалтер, пешекче, тегүче, фитнес-тренер һәм башкалар. Һәр төбәк төрле юнәлешләрдә үз курсларын булдырган.

! Әлеге программа буенча бер тапкыр гына белем алырга мөмкин.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү