Февральдә рәттән дүрт көн ял итәчәкбез

Киләсе озын ял февраль ахырында булачак. Аның алдыннан – өч көнлек эш атнасы. Февральдә рәттән дүрт көн: 23–26 февральдә ял итәчәкбез. 24 февральдә ял итүебезнең сәбәбе – 1 гыйнвар ялының (быел ул якшәмбегә туры килде) шул көнгә күчерелүе.

Исегезгә төшерәбез: 2023 елга ял һәм бәйрәм көннәре календарен Россия Хөкүмәте 2022 елның августында бастырып чыгарган иде. Шулай итеп, быел Татарстанда атнасына биш көн эшләүчеләр өчен 244 эш көне булачак. Ял көннәре саны – 121, шул исәптән 17 бәйрәм көн.


Фикер өстәү