Кыш кышлыгын итте: республикадагы аномаль суыклар нәрсәсе белән истә кала?

Сездә ничә градус салкын? Яңа ел ялларының соңгы көннәре гел шундый сораудан башланды. Якының белән аралашсаң да, «Ватсап»тагы  авыл, эш төркемнәрен ачып карасаң да,  сүзнең башы әнә шуңа барып тоташа. Чатнама кышкы суыкның үзәккә үтүе бер хәл. Кызганыч, зәмһәрир салкынның аянычлы нәтиҗәләрен дә барларга туры килде. Берәүләрнең өйдәге сулары катса, икенче берләре утсыз тилмергән. Газ шартлау, сөрем газыннан агулану очраклары да күзәтелде.

Чаңгыда йөрер чак

Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче Сәләховларны ул яктан Ходай саклаган. Аскы урамнарда яшәүчеләрне су катып тилмерткәндә, аларның хуҗалыгына салкыннан андый-мондый зыян килмәгән. Хуҗабикә Әлфия ханым сүзләренә караганда, кичә аларда иртүк терекөмеш баганалары –40 градус салкын күрсәткән. Аскы урамнарда –45 градуска ук төшкән.

– Ишекләр бозланып катты инде. Салкыннан башка андый-мондый зыян күрмәдек, шөкер. Бөтен кеше, салкыннан туйдык инде, мондый хәлнең булганы юк иде, дип шакката. Бу фикер белән бер дә килешмим. Мондый чатнама салкыннар элегрәк тә күзәтелә иде бит инде. Бик озакка китмәсә, бер куркынычы да юк. Салкыннан куркып торган юк. Рәхәтләнеп чаңгыда йөрим, – дип шаккатырды укучыбыз.

Узган көндә Татарстанда ел башыннан алып икенче тапкыр шторм кисәтүе игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә республикада урамда уза торган бәйрәм чаралар кичектерелде, шугалаклар ябылды. Татарстан Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, республикада һава температурасы урыны белән –41 градуска җитә. Шул рәвешле бу көннәрдә кыш кышлыгын итә. Актаныш районының Зөбәер, Әгерҗе районының Көчек авылларында да һава температурасы бу көннәрдә –45 градус тирәсендә тирбәлә. Башкортстанда яшәүче укучыларыбыз арасында: «Бездә 50 градус салкын», – дип хәбәр итүчеләр дә булды.

Көтелгән, әмма озаграк

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, Казанда мондый аномаль салкыннар соңгы тапкыр 36 ел элек күзәтелгән. Бүген башкалада уртача һава температурасы климатик нормадан 18–19 градуска түбәнрәк. Белгечләр моны республикага Арктик циклон үтеп керү белән бәйләп аңлата.

– Чатнама салкыннар узган атнаның шимбәсендә башланды. Алар сишәмбегә кадәр дәвам итәчәк, – ди белгеч.

Переведенцев сүзләренә караганда, чәршәмбедән республикада көннәр акрынлап җылына башлаячак. Атна ахырына инде уртача тәүлеклек температура климатик нормага якынлашыр дип көтелә.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир Шәрәфиев бу көннәрдә күзәтелгән салкыннарны көтелгән хәл дип атый. Хәтерләсәгез, узган саннарыбызның берсендә Раштуа бәйрәмендә көннәр кисәк суытачак, чын кыш киләчәк, дип фаразлаган иде ул.

– Раштуа бәйрәмендә мондый салкыннар күзәтелү – гадәти хәл. Әмма башка елларда ул ике-өч көннән дә артмый иде. Быел озаккарак сузылды. 19 гыйнвардан соң ел да «крещение суыклары» да була. Раштуа суыклары озаккарак сузылгач, быел алар да соңрак башланачак. Бу салкыннардан куркырга кирәкми. Алар аркасында быелгы уңыш бик яхшы булачак. Хәзерге чатнама салкыннар арыш башак тутырган чорга туры килә, – ди Әмир абый.

Хәтерләсәгез, узган ел кыш азагында кышның «кәефе» бозылып алды. Февраль урынына – март, март урынына февраль килде. Нәтиҗәдә яз соңарды. Быел исә кыш азагы да, яз башы да уз урынында булачак, яз да вакытында киләчәк, дип фаразлый Әмир Шәрәфиев.

Тикшереп торасы

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бәйрәм ялларында республикада барлыгы 14 янгын очрагы теркәлгән. Алар, нигездә, электр җиһазларын, мичләрне дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан. Ут белән сак эш итмәү дә сәбәпче.

Ялларда сөрем газы белән агулану очраклары да шактый күзәтелгән. Узган якшәмбедә башкаланың Киров районында берьюлы шундый ике очрак теркәлгән. Беренчесендә 12 һәм 5 яшьлек бала белән аларның 1941 елгы әбиләре зыян күргән. Батыршин урамында да сөрем газы белән агуланган өч кеше, шул исәптән 9 яшьлек малайны хастаханәгә озатканнар. Шул ук 8 гыйнвар көнне Азнакайда сөрем газы белән агуланган тулы бер гаиләне район үзәк хастаханәсенә алып килгәннәр.

Сөрем газы белән агулану очракларын булдырмас өчен һәрвакыт газ, мич һәм җилләткечнең төзек булуын тикшереп торырга кирәк, ди белгечләр. «Газ колонкалары һәм плитәләр булган өйләрдә сөрем газы белән агулану куркынычы зуррак. Мичкә ягып җылытыла торган өй һәм мунчаларга да яный мондый куркыныч. Ник дигәндә, утын тулысынча янып бетмәгән килеш мичне томаларга мөмкиннәр. Кышкы салкында өйдәге төтен юллары томаланмаганмы икәнлеген дә даими рәвештә тикшереп торырга кирәк», – ди белгечләр.

Өйдә кешең булмаса…

Бу көннәрдә Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны да озайттылар. «Салкын көннәр килү сәбәпле, уку расписаниесенә үзгәрешләр кертелде. Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә кышкы каникул язгы каникул хисабына 2 көнгә озайтылды», – диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Билгеле булганча, аңа кадәр авыл мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларда дәресләр – 23 градус салкын булганда, шәһәр мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларда һәм авыл мәктәпләрендәге 5–9 нчы сыйныфларда 25 градус салкын булганда үткәрелмәве хәбәр ителгән иде. Министрлык мәгълүматларына караганда, шәһәр мәктәпләрендәге 5–9 нчы сыйныфларда –27 градус салкын, авыл мәктәпләрендәге 10–11 нче сыйныфларда 30 градус салкын һәм шәһәр мәктәпләрендәге 10–11 нче сыйныфларда 32 градус салкын булганда дәресләр булмый.

Дөрес, өйдә баланы калдырырга кеше булмаганда, ул элеккечә үк мәктәпкә укырга килә ала. Министрлык бу уңайдан да рәсми белдерү белән чыкты. «Өйдә баланы калдырырга кеше булмаса, белем бирү оешмасы аны бернинди һава торышына карап тормастан кабул итәчәк. Көннәр чамадан тыш салкын булуга карамастан, республика мәктәпләре, укытучылар тулы составта элеккеге режимда эшләячәк», – диелә хәбәрдә.

Җылытмый

Озын Яңа ел ялларында республикада өшүчеләр дә шактый булган. 31 декабрь – 9 гыйнвар аралыгында Татарстанның дәвалау оешмаларына өшү билгеләре белән 126 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 95ен хастаханәгә үк салырга туры килгән.

Яшерен-батырын түгел, зәмһәрир кышкы суык көннәрдә исерткеч эчемлекләр ярдәмендә җылынырга маташучылар да шактый була. Белгечләр исә моны зур хата дип саный. Бәйрәм ялларында теркәлгән өшү очракларына да нигездә әнә шул яшел елан гаепле, ди алар.

– Исерткеч эчемлек салкында организмны һич кенә дә җылытмый. Организмга эләккәч, ул киеренкелекне бетерә, кан тамырларын киңәйтә. Ул вак кан тамырларына тарала, шул рәвешле тән тиресе җылына. Әмма салкында ул бик тиз югала, – ди Республика клиник наркология диспансерының бүлек мөдире Дамир Ваһапов.

Гыйнвар аена халык сынамышлары

– Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була.

– Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була.

– Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.

– Сукыр тычкан оясыннан гыйнварда чыкса, май салкын булыр.

– Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.

– Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетәр.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү