Хәлил Шәйхетдинов алдан сөйләшеп бил алышу турында: “Көрәшмәгән кешене арт ягына тибеп куачакбыз”

Татар көрәшенә игътибар булсын өчен батырлар үзләре дә тырышырга тиеш. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, татар көрәше буенча атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов әнә шундый фикердә. Бу хакта ул “Манзара” спорт һәм музыка премиясе тантанасына багышланган очрашуда әйтте.

Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, оештыручылар әлеге бәйге гадел узсын өчен барысын да эшләячәк. “Алдан ук сөйләшеп куйдык. Көрәш башланыр алдыннан егетләрне җыеп, кисәтеп куячакбыз. Көрәшмәгән кешене “Ак барс” көрәш сараеннан арт ягына тибә-тибә мөмкин булганча ераккарак куачакбыз. Чакырганда ук әйттек: алыш-биреш ясыйсы булсагыз, килеп тә йөрмәгез. Безнең чын көрәш карыйсы килә. Бу – нибары 1,5-2 сәгатьлек тамаша. Монда кискен, мавыктыргыч очрашулар кирәк. Татар көрәшенә игътибар булсын дисәләр, егетләр үзләре дә матур, гадел көрәш күрсәтергә тиеш. Бу аларга да бәйле. Күпләр моны аңлый. Аңлап җиткермәгәннәрен тагын бер кисәтәбез. Кайбер көрәшчеләр үзенең көндәшенә җиңеләсен белә. Әмма бу бәйгедә сөйләшү, бирешү булмаячак”.

“Манзара” спорт һәм музыка премиясе тантанасының быелгысы 14 гыйнварда “Ак барс” көрәш сараенда уза. Төп приз һәм җиңүче билбавы өчен авырлыгы 130 килодан артмаган 16 егет бил алышачак. Аларны Сабан туе батырлары һәм төп бәйге җиңүчеләре арасыннан сайлап алалар. Моннан тыш, спонсорлар хисабына оештырылачак махсус очрашуда Казаннан Илмир Төхфәтуллин белән Лаештан Ранис Галимуллин бил алышачак.


Фикер өстәү