Акча ярышы: сумга үсәр нигез бармы?

Узган ел ил икътисады өчен иң авыр еллардан булса да, чикләүләргә карамастан, яңа көнкүрешкә яраклаша алды ул. 2023 елда сум курсы ныгырга тиеш. Һәрхәлдә, икътисад белгечләре шуны фаразлый һәм шуңа ышана. Быел доллар курсы 62–63 сум булыр дигән өмет тә сүрелми. Шулай итеп, ил валютасына нәрсәләр йогынты ясый соң?

Дәүләт Думасының Финанс базары буенча комитеты башлыгы Анатолий Аксаков әйтүенчә, Россия валютасына төрле юнәлештәге факторлар тәэсир итә. Алар үз чиратында сумның ныгуына да, йомшаруына да китерергә мөмкин.

Анатолий Аксаков әйтүенчә, Россия валютасы энергия чыганаклары бәясенә бик бәйле. Әйтик, соңгы арада нефть бәясенең төшүе сумның да көчсезләнүенә китергән иде. Хәзер нефть бәясе күтәрелә башлагач, сум да ныгыр, дип белдерә комитет башлыгы.

Анатолий Аксаков шуны да искәртә: ил Президенты Владимир Путин килешүләрдә бәяләрне чикләү механизмын кулланучы чит ил юридик һәм физик затларына нефть һәм нефть продуктларын китерүне тыя торган указга кул куйды. Бу тыю агымдагы елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Сумга каршы эшли торган факторлар да юк түгел, билгеле. Анатолий Аксаков искәрткәнчә, ул күбрәк дөнья икътисадындагы үзгәрешләргә бәйле. Бу, нигездә, энергия чыганакларына ихтыяҗ кимү һәм бәя төшүгә китерә. Шул исәптән нефтькә дә тәэсир итә.

Сум көченә йогынты ясаучы тагын бер сәбәп – экспортер компанияләрнең салым түләү чоры якынлашуы. Комитет башлыгы аңлатканча, бу чорда зур экспортер компанияләр, сум сатып алу һәм салым түләү өчен, актив рәвештә доллар сата башлый.

Анатолий Аксаков фикеренчә, сумның долларга курсы ил икътисады өчен кулай күрсәткеч (сүз уңаеннан, хәзер 70,3 сум). «Ел башында, махсус хәрби операция башланганчы, бер доллар 70 сум тирәсе иде. Ул импортерларга да, экспортерларга да кулай булды», – дип аңлатты ул.

«Финам» аналитигы Андрей Маслов исә Үзәк банк инфляцияне авызлыклый алмаса, сумның көчсезләнүе дәвам итәчәк дип саный. «Шул ук вакытта, Украинадагы хәрби низаг дәвам иткән дәвердә, евро да басым астында калачак. Доллар, үз чиратында, киресенчә, кризис һәм тотрыксызлык чорында, «саклаучы валюта» («защитная валюта») буларак ныгыр дип көтелә. Тулаем алганда, якындагы айларда евро – 75 сум, ә Америка валютасы – 70 сумга якынаер дип көтәргә була, әмма бу – 2023 елның II кварталына булган  фараз», – дип уйлый аналитик.

Фикер

Игорь Кох, КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты профессоры:

– Быелга нидер фаразлау кыен. Глобаль вазгыять нинди булыр бит. Дөнья базарында вазгыять нинди буласын берәү дә алдан фаразлый алмый. Яңа тискәре вакыйгалар булмаса, икътисад акрынлап торгызылачак, яңа шартларга яраклашачак. Гыйнварда, гадәттәгечә, икътисад беразга гына туктап торачак та, аннан соң яңадан элеккеге режимына кайтачак.

 

 

 

 


Фикер өстәү