Яллар вакытында Түбән Камада 48 сабый дөньяга килгән

Яңа ел яллары вакытында Түбән Каманың бала тудыру йортында 48 сабый дөньяга килгән. Бу хакта перинаталь үзәк һәм балалар хастаханәсе хәбәренә сылтама белән “Татар life” сайты яза.

Дөньяга килгән балаларның 25е – кыз, 23е – малай. Ике гаиләдә игезәкләр туган. «Без яшь әти-әниләрне шундый күңелле яңа ел бүләкләре белән котлыйбыз! Зур, көчле һәм бәхетле булып үсегез», – дип теләгән табиблар.


Фикер өстәү