Владимир Путин: “Демография проблемаларын аерым игътибар үзәгенә алу кирәк”

Президентка илнең биш төбәгендә балаларның аз тууы турында җиткерелгән.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә демография өлкәсенә аерым игътибар бирергә кирәклеген белдергән. Аның әйтүенчә, хакимияттәгеләр, әлбәттә, төп проблемаларның нәрсәдән гыйбарәт булуын һәм аларны ничегрәк хәл итәргә кирәклеген белә.

Дәүләт башлыгы басым ясап әйткәнчә, аларны Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсен яхшырту хисабына хәл итәргә кирәк.
Моңа кадәр Путинга илнең биш төбәгендә балаларның аз туа башлавын җиткергәннәр. Президент тискәре күрсәткечләрнең сәбәпләрен ачыкларга кушкан. Ул вице-премьер Татьяна Голиковага февраль аенда бу мәсьәлә буенча фикер алышу өчен тәкъдимнәр эшләү бурычын йөкләгән.


Фикер өстәү