Тәскирә Хафизова: «Якташларга рәхмәт!»

Апас районының Коштавылында яшәүчеләр һәрдаим читтәге якташларының җылысын тоеп яши. Нинди генә бәйрәм, очрашу булмасын, алар гел ярдәм кулы суза. Якташларның да максаты – авыл гына яшәсе.

Быелгы елыбыз да якташлар бүләге белән башланып китте. Авыл мәдәният йортында Казаннан кайтып “Солнышко” курчак театры тамаша кылды. Әлеге театрны Казандагы Апас якташлык җәмгыяте бүләк итте. Тамашадан соң Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларны сөендерүен дәвам итте әле. Сабыйлар өйләренә бүләкләр белән кайтып китте. Әлеге чара сабыйлар күңелендә күп еллар сакланыр дип уйлыйм мин.

Кышкы каникулларны бәйрәм белән беррәттән укып та уздырдык без. Авыл балалары инде моңа кадәр дә дин дәресләрен укый иде. Быел укытучылары Гөлназ Латыйпова ел башыннан сабыйларга гарәп дәресләре укыта башлады. Алар анда дин кагыйдәләрен дә өйрәнәләр, догалар да ятлыйлар. Дәресләргә 17 бала йөри. Әти-әниләр сабыйлары өчен сөенеп тора. Дөрес сүзләр ишеткән, Аллаһы Тәгаләгә якын булган балларда ышаныч зур. Аларның әдәпле, иманлы, тәртипле буласына шикләре юк.

Без, авылдашлар, сабыйларга булган хөрмәт, аларның күңелләрен күреп төрле чаралар уздырган, ислам дине дәресләрен укытырга мөмкинлек биргән өчен Казандагы Апас якташлык җәмгыятенә һәм авылдашыбыз якташлыкның вице-президенты Наил Галиуллинга чиксез рәхмәтлебез! Яхшылыклары меңе белән әйләнеп кайтсын!

Тәскирә Хафизова,
Апас районы,
Коштавылы.


Фикер өстәү