Төбәк Чокырча кешеләре: “Әле ярый тәрәзәдән чыккан”

Арча районының Төбәк Чокырча авылында күңелсез хәл була. 11 гыйнвар көнне килеп чыккан ут башта мунчаны, аннары өйләрен камап ала. Әле ярый утны күреп, 27 яшьлек йорт хуҗасы Илназ Минашаев тәрәзәдән сикереп чыгып котыла. Бары тик паспортын алырга өлгерә. Ул бер кат кием белән урамда кала.

Илназның 11 ел элек әтисе Илгиз үлеп китә. Әнисе Ильмира белән генә яшәп калалар. Инде тормышлары көйләнгән була. Тик кызганычка каршы, узган елның апрелендә әнисе дә мәңгелеккә күзләрен йома. Шушы ачы хәсрәтләр өстенә инде менә янгын да өстәлә. Якыннары, күршеләре ничек тә ярдәм итәргә иде диләр. Үзләре инде акчалата булышкан да. Тик йорт җиткерү өчен бу гына җитми. Алар мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм итүләрен сорый.

Булышам диючеләр өчен Илназның туганы Энҗе Гомәр кызы Минашаева исемендәге Саклык банкы (Сбер) картасына акча күчерә аласыз. Карта 89600425203 номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү