Кемеровода өлкәсендә юл һәлакәтендә 5 кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә. Һәлак булучыларның өчесенә 17 яшь булган.
«ЗАЗ Шанс» автомобиле белән идарә иткән хатын-кыз юл кагыйдәләрен боза һәм каршы як полосадан килгән «Нефаз» автобусына очып керә. Нәтиҗәдә, җиңел машинадагы йөртүче һәм 4 пассажир һәлак була. Аларның өчесе – студентлар – 17 яшьлек ике егет һәм бер кыз. Рульдә 28 яшьлек хатын булган. Тагын бер пассажир – 54 яшьлек ир.
Автобустагы 12 пассажирга зыян килмәгән.