Билгеле булганча, Россиягә карата санкцияләр кертелгәннән соң күп кенә Россия банкларының кушымталары кушымталар кибетләреннән юкка чыкты. Шул ук вакытта алар кушымтаны алданрак куйган һәм бетермәгән кешеләрнең куллануында калган. Һәм менә хәзер Сбербанк 16 гыйнвардан операцияләрне үткәрүнең гадәти ысулы кайбер кешеләр өчен мөмкин булмаска мөмкин, дип кисәтте.
Банк оешмасында бу кушымтаны яңа версиягә кадәр үз вакытында яңартмаган клиентларга гына кагыла, дип ышандырдылар.